Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вагыйз Таҗиевның Буага сәяхәте (+фоторепортаж)

Горизонтта гомер көзләре күренә кебек. Алар сары төсләр, сагышлар алып килергә тиеш дип көтәбез инде Ләкин аларны көткән арада узган гомер тарихына да күз салгалап алырга яратам. Араларында юбилейлары да килеп җиткән вакыйгалар була. Мин андыйларны берничә ел алдан көтә башлыйм.

 Узган ел Чирмешәнгә баруым турында яздым. Техникумда укыган вакытта студентларның төзелеш отряды составында балалар бакчасы төзеп кайткан идек. Тагын бер ел укыгач Буа электр челтәрендә алты ай хезмәт практикасы узарга бардык. Аңа да 50 ел узды. Ярты гасыр бит ул!  Менә шул урыннарны күрергә 21 июньдә Буага киттем. Ветераннар советы вәкиле Синьчугова Галина Михайловна белән бергә эшләдек. Соңрак шунда эшләгэн Рамил исемле дустым бар. Барыр алдыннан алар белән элемтәгә кердем. Бик җылы каршы алдылар. Анда ике көн булдым. Һәр икесенең өйләренә дә бардык, сыйладылар, зур кунак хөрмәте күрсәттеләр. Беренче көнне электр челтәре идарәсенең базасы белән таныштырдылар. Директор урынбасары Фаткуллов Альберт Нариманович көтеп тора иде, аны да кисәтеп куйганнар. Өч ел элек Буа электр челтәренең 50 еллык юбилее булган иде, шуңа багышлап чыгарган  альбом – китап бүләк иттеләр. Үзем дә буш кул белән бармадым, күп итеп чәк – чәкләр алып барган идем. Иң яхшы чәк – чәкләрне бары тик Балтачта гына ясыйлар, дип әйтеп бирдем! Аннан соң экскурсия уздырдылар. Биналар танырлык түгел, тулысынча диярлек яңабаштан төзеп чыкканнар. Ә территорияләре гөлләр бакчасына тиң. Балалар бакчасыныкы диярсең, күләме генә зур. Рамил дустым шушында  экология хезмәтендә эшләгән, бу матурлыкларга нигез салган һәм озак еллар конкурсларда беренче урында булуны тәэмин иткән. Гомүмән Буа  үзе дә бик матурайган, танымаслык булып үзгәргән. Шәһәр үзе дә, юллары да бик төзек.  Ике көнлек чараларда безне Рамил үз машинасында йөртте. Галина Михайловна монда электр челтәре оешуның икенче елында килгән, барлык директорлар кул астында эшләгән. Лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйса, аннан соң озак еллар ветераннар советы рәисе урынбасары, хәзер дә ветераннар советы составында.

Кунакханәдә бик яхшы номер да тәгаенләп куйганнар иде. Төн кунып ял иткәч, икенче көнне, 22 июньдә хәтер көненә багышлап уздырылган митингта булдык. Шунда Буа районы ветераннар советы рәисе Җәүһәрия ханым белән дә таныштык, аның эш урынында да булдык. Үзебез йөргән урыннарда истәлеккә фотоларга да төштек. Тәгаенләгән эшләребезне төгәлләгәч Рамил дустым белән Галина Михайловна күчтәнәчләр төяп автобуска кадәр илтеп озатып җибәрделәр. Мин аларга рәхмәтләремне әйтеп Балтачыбызга юл алдым.

Үзем 1970 елда Казан энергетика техникумына укырга кердем. 1972 елда практикага барып чын электр  җиһазларын кулыма тотып эшли башлаганнан башлап үземне профессиональ энергетик дип саныйм. Аңа да 50 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев