Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакытлы-вакытсыз сатабыз

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль оешмасы быел тугыз айда район территориясендә 36 административ эш буенча тикшерү үткәрде.

Чикләнгән вакыттан тыш (иртәнге 10 сәгатькә кадәр яки кичке 10 сәгатьтән соң) алкоголь продукциясе сату очрагы күп булуы әйтелде. Узган ел 9 айда 12 булса, быел - 14 очрак. Аракы яки сыраны балигъ булмаган балаларга сату очраклары булуы да бик аяныч. Тотылмасалар да, районда өйләрендә спиртлы эчемлекләр сатып ятучылар да юк түгел. Эләктереп, дәлилләве генә кыенрак. Сәүдә нокталарыннан ялган аракылар да гел алынып тора. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләр алганда шешәнең этикеткасына, бөкесенә, андагы язуларга игътибарлы булырга кирәк. Моның тәртипләре турында интернетта да аңлатмалар бар. Кесә телефоныннан 5-114-115 номеры аша да белешергә була. Инде дә шикләнсәң, сатып алган продукцияңнең ялганмы-юкмы икәнен (843) 278-92-79 «Кайнар линия»сенә шалтыратып белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250