Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вандаллар нишләр микән инде хәзер?

ВДВ ветераны Фаил Габдрахмановны аеруча билгеләп үтәсе килә, бу эш аның ныклыгы һәм үҗәтлеге аркасында башкарылды, ди хәрби ветераннар.

Узган елның декабрь ахырында Ватан сугышчыларына куелган мемориалда видеокүзәтү камералары урнаштырылды. 
Вандализм очраклары ешаю сәбәпле, хәрби лидерлар видеокүзәтү урнаштыру максатыннан район хакимиятенә мөрәҗәгать иттеләр. 
- Һәм безнең мөрәҗәгать җавапсыз калмады.Район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов видеокүзәтү камералары урнаштырырга мөмкинлек тапты. “Видеокүзәтү” җәмгыяте коллективына (җитәкчесе Нәҗипов Булат, мастер Гайнанов Раил, Сәләхов Рөстәм, Гарифҗанов Рәсиф) намуслы һәм сыйфатлы эшләре өчен олы рәхмәтебезне ирештерәбез, – ди хәрби ветеран Ринат Зарипов. 
Хәзерге вакытта Мемориал ышанычлы сак астында тора, һәм вандализм фактларының кабатлануы очрагында гаеплеләр табылачак һәм закон нигезендә җәзага тартылачак. 
ВДВ ветераны Фаил Габдрахмановны аеруча билгеләп үтәсе килә, бу эш аның ныклыгы һәм үҗәтлеге аркасында башкарылды, ди хәрби ветераннар.

Гөлзидә Газизуллина
Ринат Зарипов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ватан сакчылары” һәйкәле