Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ватан сакчылары» фонды дүрт районга ярдәм күрсәтә

1 июньнән башлап районда «Ватан сакчылары» дәүләт фондының филиалы оешты.

1 июньнән башлап районда «Ватан сакчылары» дәүләт фондының филиалы оешты, әлеге эшне әйдәп баруга үзе дә Әфган, Чечня кебек хәрби бәрелешләрдә катнашкан, хәрбиләрнең хәлен якыннан белүче-аңлаучы, озак еллар хокук саклау органнарында эшләп юридик яктан тәҗрибә туплаган, бүгенге көндә әфганчы ветераннар советын җитәкләүче Дилүс Гатиятуллин алынды.

Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин белән әңгәмәбез әлеге фонд хакында.

1. Дилүс Мәгъсүмович, фонд-ның филиалы безнең районда кайчаннан бирле эшли?

— «Ватан сакчылары» фонды Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин фәрманы нигезендә оешты һәм һәрбер өлкәдә диярлек үзенең эшен алып бара башлады. Һәрбер районда, өлкәдә фондның үз вәкилләре бар. Балтачта да 1 июньнән эшли башлады, хәзерге вакытта без юрист Гөлүзә Рамил кызы Сәгьдиева белән эшлибез, социаль координаторлар булып саналабыз. Безнең карамакка Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнары керә.

2. Димәк, социаль координаторлар дигән яңа һөнәр барлыкка килде. Әлеге һөнәр ияләренең ягъни сезнең эшчәнлек нидән гыйбарәт?

— Фондның максаты — Луганский, Донецский респуб-ликаларында хәрби хезмәт үтүчеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, бәрелешләр вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү. Фонд гаиләләргә булышу юлларын күрсәтә, сорауларын яки ихтыяҗларын тиешле инстанцияләргә юллый, чишелешен табарга ярдәм итә, юридик яктан сорауларга җавап бирә. Махсус хәрби операциядән кайтучылар да, сораулары булса, турыдан-туры безгә килә ала. Кыскасы, медицина һәм социаль тернәкләнү, дарулар белән тәэмин ителеш, психологик ярдәм, тернәкләнү өчен техник әсбәплар алу һәм шифаханә-курортларда дәвалану буенча булыша алабыз. 

3. Инде өч ай эшлисез, шушы дәвер эчендә башкарган нинди хезмәтләрегез турында сөйли аласыз?

— Махсус хәрби операциядә контракт нигезендә катнашкан егетләрне эшкә урнаштыра алдык, хәрби операциядәгеләрнең балаларын башкалага «Чебурашка» дигән күңел ачу чарасына алып бардык, Кукмарада махсус хәрби операциядәгеләргә багышланган аллея ачылырга тора, анда киңәш-тәкъдимнәр белән катнаштык, биредә әти-әниләре, якыннары белән булган очрашуларга даими барабыз, солдатларга таныклыклар алырга ярдәм итәбез. Һәлак булган егетләребезнең гаиләләрендә булып, алар белән очрашабыз, проб-лемаларын өйрәнәбез. Әлерәк кенә студент кызга тулай торакка урнашырга ярдәм иттек, һәлак булган райондашыбызның якынын реабилитация бүлегенә сәламәтлеген ныгытырга урнаштырдык. Яраланып кайтучыларга булышу, гомумән, социаль мәсьәләләр безнең вазыйфага керә. Һәр башкарган хезмәтне әйтеп бетереп тә булмый, хәрби сер дигән әйбер дә бар. Күберәк торак, көнкүреш сораулары буенча мөрәҗәгать итәләр, аларны җирле җитәкчелек, авыл җирлеге башлык-лары аша хәл итәргә тырышабыз. Эшкә тотынганчы безне ныклап укыттылар, хәзерге вакытка 3-4 сертификатыбыз бар.

4. Дүрт районга ике кеше генә хезмәт күрсәтү җиңелләрдән бирелмидер?

— Күңел биреп, кеше хәленә кереп эшләсәң — була, әмма алга таба һәрбер районда да безнең кебек вәкилләр булыр дип уйлыйм. Бу бик җитди эш, ил башлыгы контролендә тора (Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча Татарстанда, 17 муниципаль районда 39 социаль координатор эшли. З. Ш.).

5. Барыр идем дигәннәргә әлеге фондның филиалын каян табып була? Телефон номерларыгыз ничек?

— Фондның филиалы Балтач бистәсенең Һади Такташ урамы, 3 А адресы буенча урнашкан социаль яклау бүлеге бинасының 3нче катында эшли. Дүшәмбедән башлап җомга көннәренә кадәр, иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 17.00 сәгатькә кадәр кабул итәбез. 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке ял вакыты. Шимбә, якшәмбе — ял көннәре. Минем телефон номерым — 89872274127, Гөлүзә Рамилевнаныкы 89872677140.
 

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Эшегездә сабырлык һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фонд "Защитники Отечества"