Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанга хезмәт күрсәтү – халкыма хезмәт итү

10 октябрь көнне башкаланың Культово-мемориаль комплексы янында, Казан юридик институтының 70тән артык беренче курс курсанты "Ватанга хезмәт күрсәтү - халкыма хезмәт итү" дигән вәгъдәләр биреп, ант кабул итте.

Курсантларның һәр дүртттән бере мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлаган "Укудагы аеруча зур уңышлары өчен" дигән Алтын медаль иясе, 7се спорт мастеры һәм мастерлыка кандидат, 60ы спорт һәм музыка мәктәбенә йөргән, 11е Эчке эшләр бүлеге ветераннары, хезмәткәрләре балалары, хезмәт династиясен дәвам итүчеләр.

Тантанада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстаннан РФ Дәүләт думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин,ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Дамир Диниулов (күптән түгел генә безнең районда булып китте), КЮИ башлыгы, полициянең генерал-майоры Фоат Зиннуров, эчке эшләр органнары ветераннары, курсантларның әти-әниләре, дуслары, туганнары, дин әһелләре катнашты.

Һичшиксез, ант кабул иткән курсантлар арасында райондашларыбыз, якташларыбыз да бардыр. Аларга укуларында, алдагы тормышларында уңышлар телибез.
Фото: http://www.kuimvd.ru/news?year=2014&month=9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250