Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар нәселе (+фотолар)

Әлеге гаиләдә солдат шулпасының тәмен һәрбер ир-егет белә

Районыбызда нәселләре белән ватан алдындагы бурычларын үтәгән матур гаиләләребез бихисап.

Ә бүгенге язмабыз геройлары кечкенә генә Көшкәтбаш авылыннан Нәкыйповлар. Әлеге гаиләгә Ватанны саклау, Армия сафларында хезмәт итү дигән төшенчәләр бабалардан бирле килә торган горурлык һәм һәрбер буын аны үзенә үрнәк итеп ала.

Көшкәтбашның хөрмәтле өлкәне булып яшәп, 2019 елда бакыйлыкка күчкән Габдерәүф Нәкыйповның Ватан алдындагы бурычын үтәгән вакыт 1955-1957 елларга туры килә. Ул Тоцк полигонында хезмәт итә. Олы улы Гәбделфәрт 1978-1980 елларда Германия Демократик Республикасында, ә икенче улы Габделхәй 1987-1989 елларда Украина һәм Казахстанда Совет Армиясе сафларында булалар. Хәрби хезмәттән соң Габделфәрт абый белән Габделхәй абый икесе дә туган авылларында калып, тырыш хезмәтләре һәм үрнәк гаиләләре белән авылдашлары арасында зур хөрмәт казандылар. Габделфәрт абыйның өч улы да Армиядә хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайттылар. Иң олысы Рөстәм 2008-2009 елларда Новгород өлкәсендә хезмәт итә, бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда шәһәрендә. Уртанчы уллары Райнур 2007-2008 елларда Мәскәү өлкәсендә Ватан алдындагы бурычын үтәп, армия хезмәтеннән соң эшкә урнашып, гаиләсе белән Чепья авылында яши. Төпчекләре Рәсүл 2010-2011 елларда Чиләбе өлкәсендә хезмәттә була, авылга кайтып төпләнә, тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр.

Әлеге гаиләдә солдат шулпасының тәмен һәрбер ир-егет белә. Алар Ватанны саклаучылар дигән данлы нәсел исеменә дә лаек. Киләчәктә дә Нәкыйповлар гаиләләренә бәхетле һәм имин киләчәк, сәламәтлек теләп калабыз. Янәшәдәге гүзәл чәчкәләре батыр ир-егетләр янәшәсендә тормышның бары тик матурлыкларын гына күреп яшәсеннәр.


Фотолар Вакыйф Зәкиевныкы һәм гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев