Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар көне белән!

Бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшик

Ил тарихында дәһшәтле еллары белән урын алган Бөек Ватан сугышы чоры вәкилләрен, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны, хәрби хезмәттәге егетләребезне, аеруча да бүгенге көндә мобилизация буенча Ватан алдындагы бурычларын чын ирләрчә үтәүче ир-егетләребезне буыннардан-буыннарга күчә килгән бәйрәм белән тәбрик итәм.

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне — батырлык, намус hәм кыюлык көне, көчле рухлылык, батырлык һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана ул. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү — ул туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай булып калса иде. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез — алар безнең таянычыбыз, саклаучыларыбыз, горурлыгыбыз, әлеге бәйрәм, чын мәгънәсендә, үзләренә тапшырылган бурычны үтәү алдында югалып калмаган батырларыбызга да багышлана. Илгә җиңү килеп, дөньяларга тынычлык иңеп, киткән егетләребезнең барысына да гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. 

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, һәр эшегездә бары тик куанычлар гына телим. Күкләребез аяз, күңелләребездә гел яз булса иде. Берәүгә дә кайгылар күрергә язмасын.


 Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты