Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Алар сафында минем әтием дә бар.

Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы 1967 нче елның 23 декабрендә Түнтәр авылында өченче бала булып дөньяга килә. Ул авылның иң күркәм, дус, тату, хезмәт сөючән, 8 балалы гаиләсендә тәрбияләнә. Әтием мәктәпне уңышлы тәмамлап, ил алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына алына.

Утларга кердең,
Курку белмәдең,
Ватан йөзенә
Тап төшермәдең...
Бу шигъри юллар минем әтигә туры килә. Армия сафларында хезмәт итү вакыты - аның ныклыкка сынау үтүе була.
Армиянең беренче айларында әти Термез шәһәрендә 3 ай өйрәнүләрдә була. Аннары , ул вакытта күпләрнең язмыш сынавы булган, тау-ташлы Әфган җиренә җибәрелә. Анда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Гаиләдә чыныгу алып үскән әтием кыенлыклар алдында каушап калмый. Хәрби хезмәттә дә кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Моның дәлилләре аңа бирелгән медаль, мактау билгеләре, грамоталар. Менә алар: "За боевые заслуги" медале, "СССР Кораллы көчләренә 70 ел" юбилей медале, "Воину -интернационалисту от благодарного Афганского народа","За самоотверженный ратный труд в Краснознаменном Трукменском военном округе", "Грамота Воину-интернационалисту". Әтием биргән антына, хәрби бурычына тугры булып, язмышына төшкән авырлыкларны, сынауларны җиңеп, сугыш сукмакларын исән-имин узып 2 ел хезмәттән соң туган авылына кайта. Бу чорларны искә алганда, үзе белән бергә хезмәт итеп, чит җирләрдә ятып калган иптәшләрен исенә төшергәндә ирексездән күзләре яшьләнә аның. Әфгандагы сугыш дәһшәте бик озак төшләренә кереп азаплый. Ул утлы көннәр аның йөрәк түрендә әле дә саклана, тик әтием бу турыда сөйләргә яратмый.
Әфган җирендә ун елга сузылган сугышның истәлеге итеп, узган ел районыбызда сугышчы интернационалистлар турында бик матур китап чыкты. Ул китапта минем әтием - өлкән сержант Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улы турында да язма бар.
Ватан алдындагы бурычын үтәгәннән соң әти Казанга барып укырга керә. КДПУ ның физик тәрбия факультетын тәмамлый. Укып бетереп туган мәктәбенә тормыш иминлеге нигезләре һәм физик тәрбия дәресләрен укытырга кайта. Үз эшенә бирелгәнлеге, балалар күңеленә ачкыч таба белүе нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешә. Ул укучылар күңелендә туган илгә мәхәббәт, чын дуслык, тугрылык, батырлык хисләрен тәрбияли . Әтием укучыларының физик яктан нык, көчле кешеләр, чын патриотлар, курку белмәс ил сакчылары булып үсүен тели.
Әтием Ришат Тәлгать улы балаларның, бигрәк тә малайларның чын дусты. Чөнки ул аларны хоккей уйнау серләренә өйрәтә. Бу өлкәдә уңышлары да бик күп. Ул җитәкләгән хоккей командалары район, республика күләмендәге ярышларда катнашып, зур күрсәткечләргә ирешәләр. Бу әлбәттә әтинең дә зур хезмәт җимеше.
Әтием гаиләдә яхшы тормыш иптәше, кайгыртучан, үрнәк әти. Алар әнием Эльмира белән безне - бер ул, бер кыз тәрбиялиләр. Әтием кыю, сабыр, ярдәмчел, изге күңелле кеше. Мин аның белән чын күңелдән горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250