Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ватаным Татарстан"да танышу игъланнарын редакцияләүче журналист шул ук игъланнардан тормыш иптәше тапкан

Газетабызда корректор булып эшләүче Фәния Фәизованың ул вакытта "Гаилә" сәхифәсен алып барган чагы. Журналистның кулына: "Югары белемле, озын буйлы, сабыр, бакча эшләрен яратам, аерылган. Акыллы татар хатыны белән танышырга телим", - дигән белдерү килеп эләгә. Тукта, бу күрше йортларның берсендә яшәүче ир түгелме соң? Өстәвенә яше дә, холкы да күңелгә...

Хезмәттәшебезнең Якуб белән танышып, гаилә коруы "Кайда син, насыйп ярым?" дигән сәхифәдән башлана. Ул үзенә гомерлек яр эзләгән ирне редакциягә чакыра. Аның холкы белән кызыксына. Аңа туры килгән кызлар исемлеген тәкъдим итә. Соңыннан, үзе дә: "Мин кияүдә түгел", дип төрттереп куя. Килеш-килбәте, эшлекле кыяфәте, холкы белән нәкъ менә Фәния теләгән кешегә охшаган бит ул! Аралаша торгач, Якубны башка кызлар түгел, яучы үзе кызыксындыра башлый. Фәнияне ул кафега чакыра. Берничә очрашудан соң никах укытып, гаилә корып җибәрәләр. Нигә вакытны сузарга? Икесенең дә тормыш тәҗрибәсе бар, бер мәртәбә инде авызлары пешкән. Узгандагы хаталарны кабатларга ярамаганлыгын да беләләр. Бала-чагалар түгел, икесенең дә яше кырыктан узган.
- Якубка кияүгә чыккач, мин бөтенләй үзгәрдем. Баштарак тиз үпкәли, кешеләргә дә катырак бәрелә торган булсам, хәзер инде бу гадәтем юкка чыкты. Тәкәбберлек дигән нәрсә белән әллә кая китеп булмый. Бер-береңне аңлап, кадерләп яшәүгә ни җитә! Яраткан кешеңне ничек бар шулай кабул итәргә, аны үзгәртергә тырышмаска кирәк, - ди Фәния ханым, тормышына шөкер итеп.
"Якуб мактаганны ярата. Шуңа күрә тәмле телемне кызганмыйм. Бер-беребезгә "матурым", "алтыным" дип дәшәбез. Тормыш булгач, төрлесе була. Ниндидер кисәтү ясаган очракта каршы әйтмичә генә тыңлап торам. Беркайчан да сүз көрәштермим хәзер. "Мин сине яратам" дигән сүзләрне дә жәлләмим. Тормыш барысына да өйрәтә. Сигез ел яшәү дәверендә бер-беребезнең холкын аңлап бетердек инде. Аның әнисен, туганнарын да хөрмәт итәм. Бу да арабызны җылыта", - ди Фәния ханым.
"Бу - минем кешем!" Якуб та, Фәния дә бер-берсе турында шулай дип әйтә. Әйтерсең, алар бер-берсен күптән эзләгәннәр. Тик бу бәхетле көннәргә сикәлтәле юллар, Ходай биргән сынаулар аша килергә кирәк булган. Хәзер алар яратуның да кадерен яхшырак аңлыйлар. Шактый билгеле бер банкның капиталь төзелеш бүлегендә баш белгеч булып эшләүче Якуб өчен хатынын эштән ашарга пешереп көтүнең бернинди авырлыгы да юк. Берьюлы өч төрле ризык әзерли икән. "Ашарга пешерергә онытып та барам бугай инде", - ди иркә хатын. Ире гөлләр тәрбияләү, бакчачылык эшен дә ярата икән. Фәния исә буш вакытында тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Алар гаиләсендә таләпләр кую, "минеке-синеке" дигән нәрсә юк. Фәниягә инженер ирен аңлау авыр түгел. Ул үзе дә - төгәл фәннәр белән шөгыльләнгән, 17 ел мәктәптә математика укыткан кеше бит. Әгәр язмышы башка төрле борылыш алмаган булса, гомере Буа районының Яңа Чәчкап мәктәбендә авыл укытучысы булып узар иде. Математикның хата чүпләп утыруы гаҗәпме?! Авылдан киткәч, Казандагы гимназияләрнең берсенә эшкә урнаша ул. "Авылда балалар белем алу өчен азмы-күпме тырыша иде әле. Шәһәрнекеләргә исә белем түгел, яхшы билге кирәк. Ә мин лаек булмаганнарга ялган билге куя алмыйм. Әти-әниләрдән акча җыюны да күңелем кабул итә алмады. Шуңа күрә мәктәптән китәргә булдым", - ди элекеге укытучы.
Ике дистә елга якын укытучы булып эшләсә дә, күңелендә туган телебезгә хезмәт итү, иҗат белән шөгыльләнү теләге көчле була аның. Ләкин редакциядә эшләү хыялы, ерактагы йолдыз сыман, гел үзенә тартып тора. Шуңа да җәйге каникул вакытында "Мәгариф" нәшриятында корректор булып үзен сынап карый. Аңа башка нәшриятта да эш тәкъдим итәләр. "Ватаным Татарстан" газетасында исә хезмәт юлын сәркатип булып башлый. Бу вакытта мәдәният темасына мәкаләләр язгалый. Каләменең осталыгын күреп, баш мөхәррир Миңназыйм абый Сәфәров аны бүлектә эшләргә чакыра. Берничә елдан Фәния корректорлык эшенә күчә. "Телнең сафлыгы өчен борчылам. Әгәр газетада берәр хата китсә, йокым кача, тамагымнан ризык үтми, бик нык газапланам", - ди ул эше турында. Без дә Фәниябезнең язмаларыбыздан хата табарга яратканын беләбез. Аны яратып кына "өтер патшасы" дип йөртүчеләр дә бар. Гөнаһ шомлыгына, ул эшләгән көнне хаталар да еш табыла! Бу бит - аның тел язмышы турында борчылуы. Бу көннәрдә Фәния Фәизова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аңа гаилә ныклыгы, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Таләпчән булса да, яратабыз үзен.
Чыганак: http://matbugat.ru/
Фото: http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250