Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Венера Иванова әбисенең 90 яшьлек юбилеенда туганнарның күплегеннән диван җимерелгән

ТНВ каналында "Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Аитова (әле кайчан гына Иванова иде) бу көннәрдә әбисенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итеп йөрде. Нурия әбигә 90 яшьлеккә менә шушындый бәйрәм торты да әзерләгәннәр.

Венера барыбызга да 90 яшькә җитүне теләп, үзенең әбисен болай сыйфатлый: "Һәммәбезгә дә күңел чисталыгын, яшәү дәртен, тәмен югалтмыйча, сынаулардан сыгылып төшмичә, юмор хисе белән яхшылыкка ышанычны саклап, беркемне гаепләми, булганына шөкер кылып - шушы яшькәчә җитәргә насыйп булсын".

Юбилейга туганнар бик күп җыелган. "Ахыр чиктә диван чыдамады... ишелдеее" - дип хәбәр итә "Таяну ноктасы"н эзләүче.

Хәзер Венера яхшы мебель остасын эзли.

Әбинең 90 яшьлек юбилеенда диван җимерерлек тә булмагач, юбилей буламыни инде ул, әйтмәсәң дә.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей