Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран бүген дә хезмәттә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында республикада «Татарстанда яшәүче өлкән кешенең социаль портреты» дигән конкурс үтте.

Аның максаты - өлкәннәрнең гаиләдә, җәмгыятьтә ролен, ата-ана абруен күтәрү, гаилә традицияләрен пропагандалау, сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм моңа башкаларны да күндерә алган кешеләр тәҗрибәләрен уртаклашу. Быел әлеге конкурста безнең районнан сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифҗан Галиев катнашты. "Озын хезмәт юлы" номинациясендә җиңеп чыгып, диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Утны-суны кичкән, сугыш афәтен үз башыннан кичергән легендар шәхесебезнең бүген дә хезмәттә булуы сокландыра. Гарифҗан Галиевның Чепья мәктәбендә укытканда укучылар белән бергә туган якны, аның тарихын өйрәнү буенча киң күләмле эш башлап җибәрүе еллар үткәч Россия күләмендә зур танылу алачак "Халыклар дуслыгы" музее оешуга башлангыч була. Шул еллардан бирле инде ул музейның алыштыргысыз директоры булып бүген дә хезмәттә булуы белән безнең өчен горурлык һәм үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250