Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран кунак чакырды

Бөек Ватан сугышы ветераны, “Халыклар дуслыгы” музее директоры Гарифҗан Галиев Татарстан Республикасы көне уңаеннаң районныӊ бер төркем танылган шәхесләрен Каенсар авылына кунакка чакырды.

Фронтовик үзенеӊ туган авылында Бөек җиӊүнеӊ 70 еллык юбилей уңаеннаң Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга, сугыштан исән-сау җиңеп кайтучы авылдашлары хөрмәтенә үз акчасына һәйкәл салдырганын яхшы хәтерлибез. Зур булмаган Каенсар авылы Бөек Ватан сугышына 43 тимер өзәрлек ир-атларын озата, шуларныӊ 22 сугыш кырларында ятып кала, 21 исән-сау, җиӊү яулап әйләнеп кайта. Кызганыч, еллар узган саен аларныӊ саны нык кими шул. Бу авылдан бары сугыш ветераны Гарифҗан Галиев кына исән-имин.

Каһарманнарны искә алу, хәтерне яӊарту өчен Каенсар авылыныӊ һәйкәле янына килгән 20дән артык кунак - районыбыз тормышында тирән эз калдырган шәхесләр чәй табыны артында үзара рәхәтләнеп аралаштылар, фикерләрен белдерделәр, борчыган сорауларын район хакимиятенә юлладылар. Халык өчен олы хезмәте, матур, мәгънәле очрашу оештырган өчен кунаклар Гарифҗан Галиевичка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каенсар авылы