Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ВЕТЕРАН ПРОБЛЕМА КҮТӘРӘ

Редакциянең хатлар бүлегенә Карадуган авылында гомер итүче 86 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Харрас Сәмигуллиннан хат килеп иреште.

Бик күләмле, моң-зарны, шул ук вакытта рәхмәт хисләрен дә сыйдырган бу хатның кыскача эчтәлеге болайрак.
Карадуган авылында 83 яшьлек карчыгы Наҗия белән икесе генә яшәүче Харрас Сәмигуллинның йорты каршында бик зур, юан, биек бер агач үсеп утырган. Харрас абый шушы агачның бик куркыныч тудыруын исәпкә алып, алдыруларын сорап 3 ел элек Карадуган авыл җирлегенә хәбәр итә, аннан уңай нәтиҗә алмагач, район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә хат юллый, уңай җавап алып та, агач киселми кала.
Еллар үтә, ә агач һаман үсә, вәгъдәләр, ышандырулар арта тора. Җил-давыл вакытында агач авып, бәла-каза китереп чыгарганчы хәл итәсе иде инде, дигән теләге белән ветеран быел октябрь аенда «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Булат Зыятдиновның янына бара. Җитәкче олы кешенең гозерен тиз арада хәл итә. 3 ел йөреп тә хәл ителмәгән мәсьәлә бер сөйләшүдә тормышка ашырыла. «Ниһаять! 2014нче елның 6нчы ноябрь көнне бу агачны алдылар», - дип яза ул хатында.
Әйе, көттереп килгән нәтиҗә. 86 яшьлек ветеранның әле ярый бу агачны кисеп алуларын күреп калырга гомере булган. Бүгенге көндә аның йорты, күршесенең каралты-курасы өстенә агач төшсә, хәрабәләргә әйләнә бит, дип ут йотып яшисе, электр линияләрен өзеп, газүткәргеч торбаларны аударып, тагын да зуррак афәтләр китереп чыгарырга да мөмкин, дип борчыласы калмаган.
Язмамны Харрас аганың хатыннан юллар китереп тәмамлыйсым килә: «...Безнең өй түрендәге шушы агачны алу өчен чаралар күргән җитәкчеләр һәм эшне үз куллары белән башкаручыларга газета аша үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Менә алар: «Игенче» җәмгыяте рәисе Булат Зыятдинов, эшне үз куллары белән башкаручылар: автокран хуҗасы Җәлил Нәҗипов, «Игенче» җәмгыятенең Җәүдәт Рәхимов җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы эшчеләре һәм чүп түккән тракторчылар, район электр челтәре оешмасы эшчеләре.
Хөрмәтле җитәкчеләр, мондый мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүчеләр һәр авылда булырга мөмкин. Алар гозеренә игътибарлы булып, җиңел генә хәл итәсе мәсьәләләрне Харрас абый кебек йөртмичә, аларның рәхмәтен ишетерлек итеп вакытында эшлисе иде. Әле ярый агач авып, күңелсезлекләр китереп чыгармаган. Уйланырга җирлек бар монда.
Фото: http://gorodkirov.ru/content/article/v-zhilom-sektore-upal-15-metrovyij-topol-20120607-1045/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250