Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар белән алга барыш

28 май көнне районыбызда Татарстан Республикасы ветераннары иҗтимагый оешмасы региональ советының Президиум утырышы узды.

Утырыш эшендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау ми-нистры урынбасары Адел Мөбарәкшин, Татарстанның агросәнәгать комплексы ветераннары советы рәисе Марс Алиев, Балтач районы ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин катнашты.

Ветераннар — алар остазлар, көнкүрешебезне җанландырып торучы, үгет-нәсыйхәтләре аша акыл иңдерүче, тормыш тәҗрибәсе үткән, күпне күргән, авырлыкларны кичкән хөрмәтле иптәшләр. Иҗтимагый тормышыбызда аларга урын бирәбез, сүзләренә колак салабыз, актив тормыш алып баруларын өлге итеп куябыз икән, димәк, безнең җәмгыятебез гамьле, рәхимле принцип-лардан читкә тайпылмаган, күңелләрдә матурлыкка нигезләнгән уйлар яши, ниятләребез изге. Республиканың бертөркем ветераннары җыелган көнне дә олылау дигән төшенчәләрнең алгы сызыкта булуына инанылды.

Безнең районда өлкән буынга игътибар һәм ихтирам зур, без моны төрле чаралар вакытында күреп беләбез, алар район җитәкчелеге белән даими элемтәдә тора, мөһим даталарда остазларны зурлыйлар, җирле хакимият 90 яшьтән югары өлкәннәрен юбилейлар белән котлый, бүләкләр тапшыра. Ялгыз өлкәннәр аеруча да тәрбиядә бездә, көн дә өйгә килеп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр ярдәмендә кайгыртучанлык, йөрәк җылысы тоеп яшиләр, Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгыталар (бирегә хәзер башка район, шәһәрләрдән дә ял итәргә киләләр һәм ошатып китәләр). Боларның барысы белән дә районыбызга килгән ветераннар якыннан танышып белде, «Сабантуе» ял паркында кайнар мич коймагы, тәмле сыйлы чәйләр белән сыйлангачтын, пионерия тормышын чагылдырган почмакка юнәлделәр: бер мизгелдә легенда белән легенда очрашты — экс-пионер-комсомол Резеда Гаязова белән берлектә Салавыч лицее оештырган күргәзмә ялкынлы яшьлекне чагылдырган Җәмилә Сибгатуллинаның гармунда дәртле пионер көйләрен-җырларын яңгыратуы белән тулыланды, кайчандыр пионер, комсомол булганнар бергә дәртләнеп-рухланып җырлады. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре җырлап-биеп кунакларның күңелен күрде. Авыл өйләре гөрләп торды, утарда Гөлзифа Нәҗипова келәм тукыды, Илдар Солтанов комган чүкеде, Лилия Камалиева таба майлый торган карурыйлар бәйләде, Гөлсем Миңнебаева нәсел шәҗәрәләре белән хозурландырды, Субаштан Рәйфә Газизова, Гөлҗифар Зәкиева чигү эшләрен күрсәтте, Ленура Галимҗанова кул эшләре тәкъдим итте — ветераннар, аеруча Хәбир Иштирәков патриот ханымның пионер, комсомол турында нәшер иткән китапларын хуплады, үзәк китапханә хезмәткәрләре районыбызның рухи байлыгына әверелгән башка бик күп китаплары белән уртаклашты, келәттә исә Себер тракты музее директоры Фирая Зыятдинова борынгы заманның эш коралларын, тормыш-көнкүреш әйберләрен урнаштырган, Госман ага Хәсәншин дә заман герое буларак үзенең тылсымлы кул хезмәтләре белән уртаклашты. Һәр тарафта тальян моңы, быргы, барабан тавышлары ишетелә. Үткәннәр кайтавазы кунакларны Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеена, «Наз» тернәкләндерү үзәгенә, Ватан сакчылары паркына да озата барды. Батырлар аллеясындагы Мәңгелек утка чәчкәләр куйганда да чордашларның күзләрендә очкыннар сүнәргә өлгермәгән иде әле. Бу кадәрле кунакчыллык, хөрмәт күрсәткән өчен Хәбир Иштирәков утырыш башында ук балтачлыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерде. Утырышта Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты, район тормышы белән таныштырды, актив тормыш алып баручы өлкәннәребезне бүләкләде, алар арасында райондашларыбыз Рифат Абдуллин, Габдулла Ситдыйков, Фәләхетдин Гарәфетдинов, Әминә Мөхәммәтҗанова, Габдрахман Зарипов, Рифкать Нигъмәтуллин да бар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Балтач районында социаль яклау өлкәсендәге эшчәнлекләре турында сөйләде, башкаладан килүчеләр дә үз эшләре белән таныштырды.

Өлкәннәрдә көч-кодрәт, дәрт-дәрман ярылып ята. Алар яшьләргә энергия дә бирүче, әйдәп тә баручы. Балтачта узган ветераннар очрашуында моның шулай икәнлеге ачыктан-ачык күренде. Әлеге чара күпме генә эшлекле шартларга корылган булса да, аның нигезен өлкәннәргә карата кадер-хөрмәтнең асылы тәшкил итте, алга таба да шулай дәвам итсен — олылау, зурлау дигән кешелек сыйфатлары саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар