Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннарыбызны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады

Балтачлылар Татарстан Республикасы ветераннар иҗтимагый оешмасының 30 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасы кунаклары булдылар.

16 декабрь көнне Татарстан Республикасы ветераннар иҗтимагый оешмасының 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге мәртәбәле тантаналы бәйрәм чарасы Казанның Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында үтте.

Бу чарада район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина җитәкчелегендә 12 ел буе район ветераннар Советын җитәкләгән, бүгенге көндә дә әлеге Советның президиум әгъзасы булып торучы Дамир Габдрахманов һәм хәзерге район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Чепья авыл җирлеге каршында эшләп килүче ветераннар Советы җитәкчесе Петр Чернов катнашты.

Ветераннарны ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы Советы рәисе Хәбир Иштиряков сәламләде, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариова да ихлас теләкләрен ирештерп котлап уздылар.

Тантанада Татарстан Республикасы ветераннар иҗтимагый оешмасының 30 еллык тарихы барланды, истәлекләр яңартылды. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар