Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Виняголово үрендә һәлак булган бабам истәлегенә

Ә мемориал капкасына эленгән зур кыңгырау җил искәндә чаң кагып, гүя “Онытмагыз, онытмагыз...” дип чыңлый сыман...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә бабам Гыйният туган авылының туфрагын алып кияүләре белән Ленинград өлкәсендә урнашкан Батырлар каберлегенә – шул якларда мәңгегә ятып калган әтисе Сибагат янына барып кайткан иде. Бик тәэсирләнеп, андагы сазлык белән уратып алынган авылларны, меңәрләгән сугышчылар күмелгән мемориалларны күреп хәйран калган иде ул. Әтисен сугышка озатканда бик бәләкәй була шул әле бабам. Кызганыч, бүтән күрешүләр насыйп булмаган аларга. Ленинград янында барган көчле бәрелеш вакытында 80 нче укчылар дивизиясенең кызылармеецы Закиров Сибагат Шәйхетдин улы Виняголово авылы янында һәлак була.

Павел Лукницкийның “Ленинград действует” өчтомлыгында бабам һәлак булган бәрелеш турында тәфсилләп язылган. Хәзерге мәгълүмат чорында бу язмаларны укып, мемориалларда виртуаль “сәяхәт” итеп кайттым да, 77 елдан соң мин дә, бер оныкчыгың синең хакта уйга калдым әле, бабам. “Үлемсез полк”ка алып чыгарга фотосурәтең булмаса да, синең хакта бик аз белсәк тә, сине онытырга безнең хакыбыз юк!

“1942 нче елның апрелендә сул фланг армиясе сугышчыларына Погостьеның көньяк-көнбатышында урнашкан немец оборонасының ныклыгын тикшереп карау бурычы куела. Операция Виняголово авылы янында башланып китә. Биредә 80 нче укчылар дивизиясе, 6 нчы диңгез пехотасы бригадасы, 1 нче тау укчылары бригадасы була. Бик хәтәр бәрелеш була ул”, дип яза П.Лукницкий. “Һәр адым, һәр метр, һәр калкулык, урмандагы һәр агач бик зур югалтулар бәрабәренә яулап алына”. Сибагат бабам да булган бу дивизиянең 10 нчы апрель көнендә нинди коточкыч кан коюда катнашканын шул яуда исән калган полковник Б. Шалимов сүзләре тагы бер кат дәлилли. Ул юлларны укыганда укыганда , әйтерсең, күз алдына билдән бозлы сазлык суына баткан, яхшылап коралланмаган да совет сугышчылары килә.

Бүгенге көндә Виняголово авылы юк инде. Сугыш вакытында шул урында гына җирләнгән солдатларны соңрак Яңа Малукса мемориалына күчереп күмәләр. 72 нче номерлы күмү карточкасында бабам 5478 нче кеше булып тора. Эзтабарлар әле дә сугыш барган урыннарда казу эшләре алып баралар, каберлекләрдә әле дә яңа исемнәр барлыкка килеп тора.

Ә мемориал капкасына эленгән зур кыңгырау җил искәндә чаң кагып, гүя “Онытмагыз, онытмагыз...” дип чыңлый сыман...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май