Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин 1 сентябрьдән мәктәпләрдә уку форматы турында сөйләде

«Башлангыч сыйныфлар мәктәпкә йөрер. Хәлләр бик катлаулы булган очракта да, бу сыйныфлар ябылмады», — ди Владимир Путин.

Россия Президенты Владимир Путин бүген туры эфир вакытында мәктәпләрдә 1 сентябрьдән дистанцион укыту кертелү-кертелмәве турында сорауга аңлатма бирде.

Владимир Путин яңа уку елындагы белем алу форматы турында әлегә төгәл карар булмавын әйтте. Шулай да башлангыч сыйныфлар гадәти режимда укый алачак.

Мәскәү мәктәбе укучысы Саша Максимов Президентка сорау бирде. «Ике айдан яңа уку елы башлана. Әйтегез әле, без аны кайда каршы алачакбыз: парта артындамы, әллә өйдәме?» — диде ул

Дәүләт башлыгы бүген бу сорауга төгәл җавап булмавын әйтте. Бу — илдә коронавирус белән бәйле вазгыятенә бәйле.

«Башлангыч сыйныфлар мәктәпкә йөрер. Хәлләр бик катлаулы булган очракта да, бу сыйныфлар ябылмады. Уку процессы аларда гадәти режимда оештырылачак», — дип җавап бирде аңа Владимир Путин.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры элемтә уза. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Путин яңа уку елы