Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин "бердәмроссиялеләр" нең 31 декабрьдә ял итү турындагы тәкъдимен хуплады

Дәүләт Думасында инициатива белән «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов чыгыш ясады.

Россия Президенты Владимир Путин быел 31 декабрьне ял көне итү идеясен хуплады, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

Шулай итеп, дәүләт башлыгы "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Сергей Неверовның елның соңгы көнен бөтен ил буенча ял итү тәкъдименә җавап бирде. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бу көнне эш «бик үзенчәлекле», әмма закон буенча мондый кыска вакыт эчендә федераль дәрәҗәдә ялны кертү мөмкин түгел.

«Шуңа күрә мин Сергей Иванович Неверовның тәкъдименә игътибар итәм һәм мондый карар кабул ителмәгән субъектларга моны эшләргә, ә киләсе ел дәвамында бу бәйрәм көнен федераль дәрәҗәдә оештыру өчен кирәкле карар кабул итәргә тәкъдим итәм", - диде Владимир Путин.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, быел әлеге инициатива кабул ителгән инде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, 31е урынына татарстанлылар шимбә көнне, 26 декабрьдә эшләячәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар Яңа ел төнендә