Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте

Россия Президенты әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.

РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда пенсионерлар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, пенсиягә билгеләнгән өстәмәне инфляция «ашый» һәм ул гына җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсияне ел саен 1 мең сумга күтәрү инфляцияне узып китәр дип өметләнсәләр дә, бүгенге көндә аның күләме фаразланганнан югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Думада тиешле фракция формалаштырганнан соң „Бердәм Россия“ партиясенең бу мәсьәләгә игътибар итүен сорар идем. Һәм быел пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итәм», — дип сүзен төгәлләде Россия лидеры.

Ул әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер пособие ярдәм