Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар көндәлегеннән

Украинада барган махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә булышу максатыннан, районда волонтерлар группалары эшли. Әлеге группаларда районыбыз кешеләренең ни дәрәҗәдә ярдәм итүләрен чагылдыру максатыннан, волонтерлар көндәлегеннән дигән рубрика ачып җибәрдек. Анда волонтерларның социаль челтәрләрдә урнаштырылган хәбәрләрен бирәбез.

Кариле авылы мәчетендә элеккеге хезмәттәшем, олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел җитәкчеләрнең берсе Ильясов Рашит Мәгьсүмович зурлап Ифтар мәҗлесе уздырды. Мәҗлескә уллары сугыш кырында һәлак булган һәм бүгенгесе көндә яуда булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм авылдашлары чакырылган иде. Шулай ук, волонтер буларак, мине дә (волонтер Елена Вәлиева) чакырдылар һәм бик теләп катнаштым. Айдар хәзрәт, Фаил абый тарафыннан вәгазь, коръән тыңланып, аннан намаз укылды. Зур сый-нигъмәтләр артында ризыкландык. Оештыручы, җанга үтәрлек сүзләре белән чыгыш ясаган Гөлсем Әдһәмовна һәм Рашит Мәгъсүмовичны тыңладык, үзебез дә аларның теләкләренә кушылып, рәхмәтебезне ирештердек. Зур, саллы күчтәнәчләр тутырылган 2шәр пакет тоттырдылар, фотосурәткә төштек бергәләшеп. Хөрмәтле Ильясовлар гаиләсенә, Гөлсем Әдһәмовнага, Айдар хәзрәткә, Фаил абыйга, пешекчеләргә, көче кергән һәммәсенә дә олы рәхмәтем. Зурлап үткәргән Ифтар ашларыгыз, укыткан коръәннәрегез, дога-теләкләрегез, күчтәнәчләрегез һәммәсе дә Аллаһ ризалыгы өчен булсын, кабуллардан кылып, әҗер-савапларын бирсен. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык, мул, бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын сезгә. 

Бик зур рәхмәт Көшкәтбаштан Хәмидәгә, безнең солдатларның позицияләрен ныгытырга капчыклар биргән өчен.

Аллаһка шөкер, шушы кечкенә генә вакыт эчендә безнең Нөнәгәр җирлегендә 400дән артык аш әзерләнде. Күбесе үзебезнең җирлек егетләренә исемле посылкалар белән китте, калганнары гомуми гуманитаркага тутырылды. Әзерли башлаганда барысын үз көчләребез белән эзләп табып башларга туры килде. Рәхмәт яусын, авыл халкы бик булышты, апалар, кызлар киптерергә, тутырырга зур ярдәм итте. Әле дә һәрвакыт ярдәм итәләр. Шулай булмаганда аның хәтле эш эшләп булмас иде. Хәзер әзерәк эш җиңеләйде, колхозлардан ит, бәрәңге белән булыштылар. Рәхмәт яусын, монда биреп берәүнеке дә бетмәсен, артсын гына. Үз яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтсын. Бик зур рәхмәт авыл апаларына, ни эшлик, диеп кенә торалар. Сау-сәламәт булып, бергә алга таба да эшләргә язсын. Егетләрдән ашларга карата яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Тагын да ашлар җибәреп, гуманитаркалар тутырып, егетләрне аз булса да сөендерик.

Шеңшеңәр җирлегендә бүгенге көнгә кадәр авылда һәм читтә яшәүче авылдашлар, Зәкиев Илнур ярдәме белән 78 мең сум акча җыелып, шул акчага аш ясау өчен кирәкле продуктлар сатып алынып, 1750 порция аш ясалды. Безгә ярдәм итү максатыннан, «Маяк» җәмгыяте 2 киптергеч алып бирде. Район волонтерлары 10 килограмм ит белән ярдәм иттеләр. Тагын шуның кадәр аш ясарлык продукциябез бар әле, Аллаһка шөкер.

Өй шартларында киптереп әзерләгән ашлар өчен без бик күп рәхмәт сүзләре ишетәбез. Солдат егетләребез хәзер «доширак» ашамыйбыз, шушы ашларны гына ашыйбыз, бик тәмле, хатын пешергән кебек", диләр. Туктамаска, алга таба да бу эшне дәвам итүебезне үтенделәр. Кем аш әзерләргә әзер, без аны ит белән тәэмин итәргә әзер. Арендага киптергечләр дә эзлибез.

Аллаһка шөкер, волонтерларыбыз исән-имин, сау-сәламәт кенә кайтып җиттеләр. Иганәче Солтанов Ильмирга аерым рәхмәт сүзләре язасы килә, ул армиягә баштан ук ярдәм итеп килә, группаның таянычы, даими иганәчесе, үзе дә гуманитар ярдәмнәр илтә. Шулай ук акча белән ярдәм итә, машиналар сатып ала, үз хисабыннан бик күп булыша. Иң мөһиме, юлда каһвә белән камыр ризыклары алуда да иганәчелек итә. Ильмир, бу ярдәмнәрең синең үзеңә йөзләтә кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер рәхмәт сүзе