Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар көндәлегеннән

Җәйге чорда һәркемнең йортында эш баштан ашкан, әмма алар эштән һәм өйдәгесеннән соң да, егетләребез исәнлеге өчен зур эштә.

Куелыкта булганда, нәзек агачны да җил сындыра алмый, дигән әйтем бүгенге вәзгыятькә бик туры килә. Халык бердәм һәм бергә икән, димәк, алда Җиңү, егетләребез дә исән-сау кайтачак, иншаллаһ.

Җәйге якта бераз таркаулык сизсәк тә, ярдәмне һич кенә дә туктатмадык, соңгы баруда группада изге күңелле, олы йөрәкле кешеләрнең ярдәме белән егетләребезгә «Шевроле Нива» машинасын да алып барып, тапшырып кайттык. Группабыз исеменнән һәр баруда кыйммәтле медикаментлар, запчастьлар, мотоцикл, «КамАЗ» тәгәрмәчләре, азык-төлек, сигаретлар алып барылды. Бүген дә тик тормыйбыз. Сүзем авыллар хакында, менә бүген Яңгул халкы җыелып, маскетный сетка үрә. Җәйге чорда һәркемнең йортында эш баштан ашкан, әмма алар эштән һәм өйдәгесеннән соң да, егетләребез исәнлеге өчен зур эштә. Әле алай гына да түгел, сетка үрергә барганда, алар солдатларга дип күчтәнәчен дә кыстырып килә. Менә бит, ничек итеп тә оештырып, ярдәм итеп була. Бүген 6 маскетный сетка һәм күп күчтәнәчләрне, медикаментларны, кирәк-яракны Яңгул авыл жирлеге башлыгы Рамил Гыйлфанов миңа алып менде. Аның инициативасы белән иске клубны чистартып, шушы эшләрне башкарып чыгу өчен хәзерләп, халыкны җәлеп итеп, эшкә тотындылар. Эх, барлык жирлек башлыклары да шундый булса!!! Рамилнең көчле ярдәмчеләре, мобилизация башланган көннән ярдәм итүче, тынгы белмәс Ләйлэ, Зәмзәмия, Рәмзия, Зөлфия, Зилә һәм башкаларга рәхмәтебез чиксез. Үзләре группа ачып, сәдакасын да җыялар, кирәкле әйберсен дә алалар, үрәләр дә, әйберен дә туплыйлар. Маскетный сеткаларны, әлбәттә, сораучы солдатларыбыз күп. Шушы көннәрдә, Аллаһ теләсә, блиндаж шәмнәре ясарбыз дип парафин да кайтарттык. Көзге салкыннарда яктылык һәм аз гына булса да җылылык белән дә ярдәм итәрбез газизләребезгә. Инде Аллаһ безне ишетеп, операцияне туктатсын иде дә, егетләребез исән-имин үз нигезләренә үз аякларында йөреп кайтсыннар иде. Ихлас рәхмәтем белән алдыгызда башымны иям ярдәм иткән хөрмәтле Яңгул халкы.

*       *      *

Яңгулга төшеп, халкы белән очрашып, таныш булмаганнары белән танышып, аралашып мендем әле. Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен, куллары-кулга йокмый, тырышып эшлиләр, кем лента бөтерә, кем үрә… Килгәндә дә буш кул белән килмәгәннәр, бер зур коробканы да күчтәнәч, носки белән тутырып куйганнар, күмәк эш һәм берәмлек анда. Афәрин.

Ярдәмегезнең әҗерен күрергә язсын. Илләрдә тынычлык урнашсын (Елена Вәлиева).

*       *      *

Лена апа, үзеңә рәхмәт. Һәр килгән ярдәмне, үзеңнең йортыңа килә мени, шулай кабул итәсең, эчкерсез хисләреңне йөрәк аша кабул итәбез, шуның өчен гел ярдәм итәсе килә ут эчендәге балаларга. Әниләренә Раббыбыз сабырлык бирсен, укыган догалары барып җитеп, исән-сау, сәламәт килеш туган йортларына кайтсыннар.

*       *      *

Ярдәм итик, иптәшләр, 100 сумың булмаса, 50 сум сал, анысы булмаса, 20, 10 сум сал, тамчыдан җыела, оялсаң исемеңне куйдырма, Аллаһы Тәгаләм белә синең сәдакаңне, дан өчен ярдәм итмибез бит. Оялма, җибәр әз генә булса да, синен өлешең керә икән, синең намусыңа рәхәтлек килә.

*       *      *

Кенәбаш балалар бакчасы-башлангыч мәктәп коллективы ярминкәдән кергән акчаның 2000 сумын махсус операциядәгеләргә ярдәмгә күчерделәр. Аллаһының чиксез рәхмәте булсын өлеше кергән һәркемгә: әти-әниләргә, балаларга, укытучы- тәрбиячеләргә. Нык сәламәтлек, уңышлы эшләр телибез. Бәрәкәтле, мул, тыныч тормышта озак еллар сөенеп яшәргэ язсын.

*       *      *

Түнтәр мәктәбе коллективы даими рәвештә махсус операциядәгеләргә ярдәм итеп тора. Бүген дә 5700 сум акча күчерде. Илебезнең тынычлыгын яклаучыларның хәлен аңлап, ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт. Үзләренә, якыннарына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар, бәрәкәтле мул тормыш телибез.

Фото: волонтерлар көндәлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер