Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар Конституциядәге үзгәрешләрне аңлатачак

Волонтерлар Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәк. Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы утырышында фикер алыштылар.

22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтен халык тавыш бирүе узачак.

Волонтерлар Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәк. 

«Бу безнең өлкән иптәшләребез — Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан хупланган волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең зур инициативасы һәм ул Үзәк сайлау комиссиясе [ РФ] тарафыннан хупланды. Хәзер илнең төрле субъектларында әлеге проектны тормышка ашыруга актив әзерлек алып барыла, һәм без читтә калмыйбыз», — диде «Татарстан Республикасы волонтерлар мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Проект кысаларында Татарстанда 30дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк.Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрергә планлаштыралар. Алар күп функцияле үзәкләрдә, мәдәният йортларында, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Волонтерларның сменалар графигы халык активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, зур сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырыла. 

Россия Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе Александр Бугаев:«Россиядә волонтерлык хәрәкәте - абсолют күтәрелештә һәм бу аның нигезендә безнең халыкта булган рухи-әхлакый кыйммәтләр ятуы белән бәйле. Ведомство бөтен ил буенча эшләүче күпчелек яшьләр оешмаларының эшчәнлегенә ярдәм итә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев