Волонтерлар ныклы терәк
Ватан безнең уртак, димәк, мәнфәгатьләребез дә уртак
Ватанга карата ярату хисләре уятырлык цитаталар китереп, башка килгән авырлыкны ил белән бергә күтәрергә өнди ул. Хәзер аңа район мәгариф идарәсенең профсоюзлар бүлеген әйдәп баручы Резеда Гаязова да кушылды.
Күптән түгел генә патриот райондашыбыз Радик Хәбибуллин волонтер иптәше белән солдатларга посылкалар илтеп кайттылар, аннан соң тулы бер көч белән медицина кирәк-яраклары җыелды, аны тиз көннәрдә юлга кузгалучы якташ волонтерларга илтеп ташырдылар.
Хәзер волонтерларыбызның иркенләп шәмнәр ясарга урыннары бар, район хакимияте аларга буш торган автовокзалны файдалануга тапшырды. Егетләр бердәм булып автовокзалны җыештырып, тәртипкә китереп, кирәкле җиһазларны булдырып урнаштылар һәм эшкә дә тотындылар — көнгә 200шәр шәм ясыйлар алар. Бу эштә Сәрдек егетләрен дә мактыйлар, алар шәмнәрне ясап алып килә, бу эшкә башыннан ук тотынган булсалар, әле дә ясыйлар, рәхмәт аларга. Мичләр ясап, махсус хәрби операциягә җибәрүчеләр бар. Шул мичләрне ясау өчен газ баллоннары кирәк. Кемнәрдә тотылмый яткан андый баллоннар бар, волонтерлар белән элемтәгә керә аласыз, аларның төркем ссылкаларын, шундагы телефон номерларын табу кыен түгел хәзер. Бер группа «Мобилизация. Балтасинский район» дип торса, икенче группа «Помощь СВО» дип йөртелә, әлеге группага кереп, эшчәнлекләрен күрергә һәм ярдәм итәргә була.
Район хакимияте ярдәм илтә барган һәр эшелонның юл чыгымнарын күтәрә, солдат гаиләләренә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә омтыла, район башлыгының күрсәтмәсе бер генә: бер генә кергән гариза да каралмыйча калырга тиеш түгел. Әле менә күптән түгел генә «Сабантуй» ял паркын комачаулаучы агачлардан чистарттылар, кисеп, ярып, утын сорап язган солдат гаиләләренә тараттылар. Районда узган чараларга солдат әниләре, әтиләре зурлап чакырыла, зурлап хөрмәт ителә, балалар да читтә калмый. Районыбызның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр дә күләмле ярдәмнәр күрсәтәләр, барысын да әйтеп-күрсәтеп бетермиләр. Бу урында «МДСУ-1» оешмасын аерым күрсәтү мөһим, алар егетләрне дә онытмый, гаиләләрен дә яклый, әти-әниләренә дә хөрмәт күрсәтә. Инде СВОга күпме казылык, итле ризык, бал, бәрәңге, кишер, чөгендер, суган озатылды. Һәрдаим акчалата яки бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм күрсәтеп торучы райондашларыбыз бик күп. Норма авылында яшәүче Елена Вәлиева ятимнәргә булышуын дәвам итә, шул ук вакытта солдатларга да ярдәме зур. Балаларга җыелган ярдәмне үзе хәсиятләп, волонтерлар белән бергә илтә.
Ватан безнең уртак, димәк, мәнфәгатьләребез дә уртак. Җиңү өчен, Ватан өчен, солдатлар өчен бердәм булуыбыз кирәк. Вакыт шулай куша.
СВО башланганның беренче көненнән бирле волонтерлар солдатларга, аларның якыннарына ныклы терәк. Беренче көннән үк алар егетләребезгә кышка таба җылы кием, өс-баш, дару-препаратлары белән ярдәм итте. Монда бөтен районны да, балалар бакчаларыннан башлап өлкән буынга кадәр волонтерлар дисәң дә була инде хәзер. Балалар бакчалары һәрбер ярдәмгә кушылалар, алар да нәкъ мәктәпләр кебек үк тәм-томын да җыя, акчасын да әзерли, кайберсендә аз санлы хезмәткәр булуына карамастан, тырыша, булыша. Мәктәпләребез дә изгелектән читтә түгел, маскировкалы челтәрләр дә үрделәр, челтәрләргә тукыма да җыйдылар, шәмнәр дә ясадылар, шәм ясарга савытлар да китерттеләр, хәтта җәй көне лагерь балалары тәм-томнар да җыеп тапшырды. «Солдат хатлары» дигән акциядә катнашып, солдатларыбызга җиңү рухы өстәделәр. Әлбәттә, бу эшләрнең күбесендә әти-әниләр бик теләп катнашты.
Гомумән, илнең мәрхәмәтле кешеләре солдатларыбызга ярдәм итә. Безнең районда гына да без белгәне ике волонтерлык төркеме эшли. Икесе дә солдатларыбызга, аларның якыннарына рухи яктан да, матди яктан да терәк. Алар район халкы белән берлектә солдатларга үзләре сораган сугыш кирәк-яраклары алып бирәләр, инде менә кулланылышта булган ничә машина-техниканы ремонтлап, СВОга озаттылар. Күп очракта үзләре илтеп бирәләр. «Мобилизация. Балтасинский район» төркеме җитәкчесе Гөлчәчәк Усинова солдатларга, аларның әти-әниләренә, якыннарына юридик яктан ярдәм итә, тынычландыра, киңәшләр бирә, аның мөрәҗәгате һәрвакыт акыллы, зиһенле җөмләләргә нигезләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев