Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәзил Вәлиев: “Күңел сөенә” (+фото)

Яшь вакыттан ук көз ае ничектер күңелгә ямансу, монсу ай буларак уелып калган. Гомер үткән саен бу ел фасылы турында башкачарак фикер йөртә башлыйсың икән.

Әйберләрнең өлгерүен - олыгаеп тәҗрибә туплау белән, яфраклар саргаюын - сәламәтлек белән, ямьсез көннәрне картлык белән чагыштырасың. Тәҗрибә тупланып, сәламәтлек какшагач, картлык көннәре якынайган саен җылы сүзне, ихтирамны, игътибарны күбрәк тоясы килә.
Балалар тарафыннан күрсәтелгән олылыклаудан тыш, кайчандыр син эшләп киткән оешма кешеләре сине котласа яки котламаса ... Бу кичерешләрне бары тик безнең күк кылган изгелекләрәге, үз башыннан үткән кешеләр генә аңлый. Сүзем, әле күптән түгел генә булып узган өлкәннәр көне турында.
Соңгы елларда шушы уңайдан үткәрелә торган чаралар тагын да тирән мәгънә, яңа эчтәлек белән үтә. Моның сәбәбе - бу чара ихластан башкарыла. Һәрхәлдә бу безнең "Маяк" күмәк хуҗалыгы җирлегендә урнашкан Ор һәм Шеңшеңәр авыллары халкы өчен бигрәк тә шулай. Мондагы өлкәннәргә карата булган хөрмәт күрсәтүне күмәк хуҗалык тулысы белән үз өстенә алган. Кайчандыр кохозга бөтен гомерен, сәламәтлеген, яшьлеген биргән кешеләр белән беррәттән шул чорда, шул җирлектә эшләгән, яшәгән кешеләрне дә онытмыйлар.
Һәркемгә тутырган күчтәнәч пакеттан тыш, Казан каласыннан чакырып китергән артистлар катнашындагы, мул табын артына да чакыралар. Әле артистларның да ниндие: узган ел Фердинанд Сәләхов белән Римма Никитина килсә, быел исә Ярамир белән Чулпан Йосыпова. Җанга үтеп керә торган җырлары, күңелгә якын моңнары белән безне әсир иттеләр. Хуҗалык директоры Хәлил Әгъләм улының өлкән буын кешеләренә карата мәрхәмәтле, хөрмәтле булуын күреп күңел сөенә. Алдагы тормышында аңа кылган изгелекләренең игелеген күрергә язсын иде дигән теләктә калабыз.

Вәзил Вәлиев,
Ор авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250