Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

WorldSkills байрагы Шанхайга тапшырылды

"Бик теләп эстафетаны аларга тапшырабыз", - диде Владимир Путин.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills байрагы Кытайның Шанхай шәһәренә тапшырылды. 2021 елда дөнья чемпионаты шунда узачак. Байрак тапшыру"Казан-Арена" стадионында WorldSkills дөнья чемпионатын ябу тантанасы кысаларында үтте.

"Бик теләп эстафетаны аларга тапшырабыз", - диде РФ Президенты Владимир Путин чыгышында.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова WorldSkills байрагына чемпионатның Россиядә узганын дәлилләгән мөһер куйды һәм Кыта хөкүмәте вәкиленә тапшырды. Әлеге тантанада "Ворлдскиллс Россия" "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Кытай ягы әләм тапшыру тантанасына кадәр махсус әзерләп килгән чыгышларын тәкъдим итте.

  • WorldSkills байрагы чемпионат узган 20 илдә һәм Россиянең 24 төбәгендә булган.

Фото: Рамис Латыпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills Kazan 2019