Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

WorldSkills флагы эстафетасы бүген Балтач районы җирлегендә олы кунак

Сочидан юл алып, космоста булып, Балтачка килү

Сочидан юл алып, космоста булып, Балтачка килү

Бу зур тантана «Сабантуй» ял паркында уза торган район Сабан туе көне белән туры килде. Милли бәйрәмгә килүчеләр үзләрен дөньякүләм әһәмияткә ия булган, Татарстаныбызныӊ данын тагын да еракларга таратачак вакыйганыӊ чын катнашучылары итеп тойдылар, флагны алып килүчеләрне мәйдан түрендә зур алкышларга күмеп каршы алдылар.

Исегезгә төшерәбез, бу дөнья «WorldSkills» флагына старт 2017 елныӊ 2 1 октябрендә Сочи шәһәрендә уздырылган яшьләр һәм студентларныӊ ХIХ Бөтендөнья фестивалендә бирелгән иде. 20 чит илдә, халыкара космик станциядә булган флаг Рәсәйнеӊ 24 төбәгендә булган эстафета районга килеп җитте. Республикабыз буенча сәяхәт кылучы флаг эстафетасына исә, күптән түгел башкалабызда үздырылган VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында, Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихаларын биреп, юлга озатканнар иде.

Кичә Кайбыч һәм Югары Ослан җирлекләре аша узып, эстафета районыбызга килеп җитте.

Балтач халкына Президентыбыз исеменнән котлаулар тапшырырга килгән Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов WorldSkills флагының шушындый истәлекле көндә районга килүе зур мәгънәгә ия, дип белдерде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында районда балалар һәм яшүсмерләр арасында эшче һөнәрләргә өйрәтү, хезмәт тәрбиясен бирүне камилләштерү буенча максатчан эш алып барганлыгын җиткерде. Бүгенге тантанада районыбызда үткәрелгән эшче һөнәрләр профессиясе бәйгесендә җиӊүчеләр катнаша һәм алар үзләренеӊ хезмәтләре белән район, республика үсешенә лаеклы өлеш кертерләр, дип җиткерде ул һәм эстафета флагына Балтач гербын беркетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: флаг