Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кыз ул – тормыш яме

Бу дөньяның бөтен матурлыгын, шатлык-куанычын һәм борчуларын да йөрәгенә сыйдыра белгән илаһи зат...

Әлеге сөйкемле туташ-ханымнарны «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без тарихта эзлебез» исеме астында нәсел шәҗәрәсе республика бәйгесенең муниципаль этабында төшереп алдык. Биредә әлеге бәйгедә җиңү яулаган Чапшар авылыннан Гаязовлар (сул якта), икенче урынны алган Нөнәгәрдән Тляковлар, өченче урынга лаек булган Соснадан Закировлар нәсел-нәсәбәсеннән дә ханымнар, туташлар бар. Ә уртада – өч нәселнең дә кадерле ядкарьләре – акъәбиләр, акъапалар утыра. Олысына-кечесенә карамастан, барысы да чибәрләр, кыюлар, карашлары күңелләргә үтәрлек, җитмеш җиде һөнәрне дә белә торганнардан. Аларның булдыклылыгы күргәзмәләрдә ачык чагылыш тапты.

Хатын-кыз бит ул менә шушындый матур, сабыр, акыллы. Авыр булса да алар «аһ» димәсләр, йөзләре һәрчак кояш кебек балкыр, үзен соңгы урынга куеп, һәрчак якыннары хакын кайгыртып яшәр. Шуңа да хатын-кыз бит инде ул, бу дөньяның матурлыгын, борчуын йөрәгенә сыйдыра белгән илаһи зат... Барлык ханымнарның-туташларның бәйрәмнәре котлы булсын, кадерле булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатын кыз