«Хезмәтенә карата түләве дә булырга тиеш»
Август ае азагында ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан, сезнең игътибарга районның баш мал табибы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов белән булган әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
— Алмаз Зөлфәтович, район ветеринария берләшмәсе хөкүмәт органы. Димәк, берләшмә дәүләт йөкләмәләрен үти. Ул йөкләмәләр ниләрдән гыйбарәт?
— Дәүләт йөкләмәләре, күләменә карап, хөкүмәтебез тарафыннан финанслана. Әлеге йөкләмәләр нигезендә йогышлы авыруларга һәм терлек белән уртак, яисә кешегә йогу куркынычы булган авыруларга каршы көрәшәбез. Әйтик, туберкулез, лейкоз, котыру чире, Африка чумасы, ящур, Себер язвасы. Котыру авыруыннан саклану чарасы булып бары тик вакцинация генә тора, йорт хайваннарын, терлекләрне шуның белән генә саклап калырга мөмкин, ә инде кешене андый-мондый бәйсез этләр, кыргый җәнлекләр тешләсә, тиз арада медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Туберкулезны белү өчен туберкулинодиагностика аша малның аллергиягә реакциясен тикшерәбез, кешедә аны Манту ясау дип әйтәләр. Заманында 50шәр мең дуңгыз асрала иде. Хәзер инде бездә дуңгыз асраучы күмәк хуҗалыклар юк. Дуңгызны республикада саклану чараларын югары шартларда үти алган эре комплекслар гына асрый, биредә санитария таләпләре нык үтәлә, дезинфекция бик көчле, хәтта азыкны да койма кырыена килеп туктаган техникадан суыртып кына алалар, эчкә кертмиләр, кеше факторы аз кулланыла. Африка чумасы Грузиядән башланып китте, чир чыганагының иң якын ноктасы инде ул безгә, шуңа да дуңгызны киң масштабта асрау куркыныч. Районда дуңгыз бөтенләй дә асралмый дип әйтеп булмый, шәхси хуҗалыклар, бигрәк тә удмурт милләте вәкилләре хуҗалыгында дуңгызлар асрала, нигездә, алар дуңгыз малын сату өчен түгел, шәхси ихтыяҗлары өчен генә асрыйлар. Саклык очраклары дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга үтә тә катгый куелган: элек дуңгыз көтүләре бар иде бит, көтүгә йөргән дуңгыз матураеп, чиста булып үсә, хәзер исә үз территориясеннән чыгарырга ярамый, чөнки вирус ияртү куркынычы зур, вирусны безнең тирәлектә кабан дуңгызлары йөртергә мөмкин, алар җирлегебездә бар, мәсәлән, хуҗа урманга гөмбәгә бара икән (быел гөмбә бигрәк тә күп, урманнан кайтып керми торган), аяк киеменә вируслы дуңгыз селәгәе эләгеп кайтырга мөмкин, ә дуңгыз ул танавы белән җирдә казынып йөрергә ярата, бер дуңгыз үлсә, райондагы бөтен дуңгызларны да юк итәргә туры киләчәк, шуңа күрә дуңгыз асрау мәсьәләсендә сак булу сорала — дезбарьер, дезванна, дезкеләмнәр булса сакланып була, савытларга эремәләр (раствор) ясап куйсаң да ярый. Африка чумасына күбрәк тукталдым, ни өчен, чөнки 1 августтан алып 30 августка кадәр әлеге чирне булдырмауга каршы профилактик айлык игълан ителде. Айлык кысаларында аңлату, тикшерү эшләре тагын да көчәйтелә. Бу чирдән вакцина юк, шуңа да ул бик тиз тарала, дуңгызны юк итмичә бетмәячәк. Бездә булмас әле дип җиңел генә карарга ярамый — күрше Киров өлкәсендә берничә очрак булганы билгеле инде, быел Мари Иле республикасында да теркәлде. Чир республикага төрле җирдән килеп керергә мөмкин, шуңа күрә терлекләр янына чит кешеләрне кертмәскә кирәк. Удмуртиядә менә ящур чыкты, — республиканың дүрт районында терлекләр юк ителде. Ящурны дәвалап кына бетереп булмый аны, бик тиз күчә, тарала, ул берничә төрле вирус барлыкка китерергә сәләтле. Чирнең билгеләрен дә тиз генә белеп булмый, терлек берни булмагандай йөри һәм кисәк кенә авырый башлый. Лейкоз буенча күмәк хуҗалыклар бу чирдән арынды дип әйтә алабыз, тик менә шәхси хуҗалыкларда күзәтелгәли әле. Бу чирне булдырмас өчен читтән терлек сатып алмаска кирәк, арзан булуына да кызыкмагыз, арзан икән, димәк ул документсыз һәм карантин үтмәгән.
Дәүләт йөкләмәсеннән тыш та эшләр башкарабыз, прививкалар ясыйбыз, тояк кисү, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлык-ландыру, түләүле хезмәтләр — боларның барысын да вакытында башкарып чыгарга тырышабыз. Ветеринария участокларының һәрберсендә дә кирәкле дарулар бар, район ветеринария берләшмәсенең беренче катында да даруханә урнашкан. Участоктагыларга дару-препаратлар сатыгыз дигән бурыч куям, чөнки сату-алу вакытында да кемнең, кайда терлеге авыруыннан чыгып җирлекләрдәге хәл-әхвәлнең торышын белеп була.
— Соңгы елларда терлекчелек өлкәсен йогышлы чирләрдән саклау, профи-лактика-аңлату эшләре буенча максатчан эшлисез, киңәшмәләрдә ялкынлы чыгышлар ясыйсыз. Теләгән максатка ирешеп буламы, гомумән, бүгенге көндә бу юнәлештә хәлләр ничек?
— Иң борчыган әйбер шул — терлекләрне документсыз алып кайта торган «эшмәкәрләр» (алар шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән), үзбелдеклеләнеп, әле һаман да инфекцияне читтән ташыйлар, тараталар. Арзан бәядән алып, югары бәягә сату — алар өчен бизнес булса, ә менә җирле халык өчен зур югалтуга әверелергә мөмкин. Кайда чир икәнлегенә карап тормый, алар шуннан терлек ташуын дәвам итә, чөнки арзан. Штрафлар күләме кечкенә, җәзалар каты түгел, шуңа да, әйткәнгә карамас-тан, шул рәвешле эшләүләрен дәвам итәләр. Тик менә чит төбәкләрдә, республикабызның кайбер районнарында булган хәлләрдән һәм дә аңлату-профилактика эшләреннән соң уйланган «эшмәкәрләр» булмады түгел, булды, алып-сатуны туктаттылар. Терлек сатып алып зыян күргән хуҗа кеше сатучыга «миңа нинди терлек саттың син», дип кинаяле сорау белән мөрәҗәгать итсә күңелле түгел бит, авылдашың, белгән кешең булса бигрәк тә. Аннан соң, яңа чыккан Федераль закон нигезендә, һәркем үз терлеге өчен үзе җаваплы. Хуҗа гаебе белән мал ачтан үлә икән, җавап бирәсе. Мал үләксәләрен теләсә кая күмү катгый тыела, чеби үләксәсен дә җиргә күмәргә ярамый, үләксә базына илтергә кирәк һәм моны үзеңнең участок ветврачың белергә тиеш. Әнә, Себер язвасы чиреннән үлгән кош-корт, мал-туар үләксәләре хәзер күпме төзелеш эшләре алып барырга комачаулык тудыра. Үләксәнең споралары 100-200 ел җирдә тик ятарга мөмкин, әмма кеше организмына эләгә икән, ул үрчи башлый һәм ахыры аяныч нәтиҗә белән төгәлләнүе бар. Җирлекләрдә мал-туар, кош-корт саны тиешенчә теркәлгән дип әйтеп булмый, әмма субсидиягә каралганнарының саны төгәл алып барыла. Хәзер йорт этләренең дә паспортлары булуы шарт, алга таба паспорт мәчеләргә дә мәҗбүри булачак.
— Алмаз Зөлфәтович, районыбыз — авыл җирлеге, — халкы эшчән, кош-корт, терлек асрый, эт тота, мәчеләре бар. Җирле халык сезгә еш мөрәҗәгать итәме, һәр мөрәҗәгатьне дә кабул итеп, булыша, киңәшләр бирә аласызмы?
— Әйе, мөрәҗәгатьләр булып тора, белгечләребез һәрдаим ярдәм итәргә әзер. Үз җирлекләрендә участок табиблары бар, аннан күмәк хуҗалыкларның мал табиблары да ярдәмгә килә. Бу юнәлештә көн дә хезмәт куйган авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре табибларының тәҗрибәләре зур, шуңа күрә аларга ышаныч та зур. Менә, «Татарстан» хуҗалыгыннан Гөлназ Камилованы гына алыйк, бик булдырып эшли, үз теләге белән Рязань каласында 1 айлык түләүле курсларда укып, белемен дә күтәреп кайтты. Үз эшенә мөкиббән киткән фанатларыбыз булуы сокландыра.
— Районда ничә мал табибы эшли? Аеруча да кемнәрне мактау кенәгәсенә кертер идегез?
— Коллективыбыз зур, йөзгә якын һөнәр иясе эшли. Район ветеринария берләшмәсендә илле биш кеше хезмәт куя. Шәхсән үземнең иң башта лаеклы ялда булганнарны телгә аласым килә, чөнки алар нигез салган, ныгытып калдырган тармакта эшлибез, аларның фидакарь, намуслы хезмәтләре нәтиҗәсендә районыбыз терлекчелек буенча үсеш ала, берләшмәнең эше дә тотрык-лы бара.
Озак еллар район ветеринария табибы урынбасары булып эшләгән Илдус Нигъмәтҗанов, ул берләшмәгә якын гына тора, безнең янга керми калган көне юк, хәлләребезне сораша, эшебез белән кызыксына, киңәшләрен дә биреп куя. Шулай ук берләшмә каршында гына Гөлирам Гайнетдинова гомер итә, ул озак еллар бездә даруханә мөдире булып эшләде, элек бит тавык-чебеш күп асрала иде, чебиләрне дә бер, ике көнлекне алып тәрбияләделәр. Барысын да җентекләп аңлата, өйрәтә иде Гөлирам апа. Балтачтан Таһир Хөснетдинов, Аланнан Рәйсә Әхмәдуллина, Нөнәгәрдән Тәскирә Шакирова бик таләпчән, эшләрен наять итеп башкаручылардан булдылар. Балтачтан Сания Галимҗанова, Гөлфия Нигъмәтҗанова, Мидхәт Фазылов, Фатыйма Газизова, Розалия Муллагалиева, Минсафа Әлтәпова, Флера Хафизова, Рөстәм Әхмәтов, Талия Вәлишина, Килидән Халисә Габделхакова, Яңгулдан Рузилә Әсхәдуллина, Карадуганнан Равил Хәсәнов, берләшмә җитәкчесенең урынбасарлары булып эшләгән Мәхмүт Сабиров, Фирдәвес Миңнебаев, әле дә хезмәт куючы Гөлсинә Низамиева, Чепьядан Наил Гыймадиев, Кунырдан Габдулла Гомәров, Нөнәгәрдән Хәлил Нуриев төрле юнәлешләрдә эшләп, район халкы арасында дан казанган хөрмәтле хезмәт ияләре. Күмәк хуҗалыклардагы мал табибларын әйтеп үтик: Тукай исемендәге хуҗалыктан Харис Вәлиев, «Татарстан» җәмгыятеннән Рифат Зыятдинов, Фәргать Закиров, Риф Гыйльметдинов, "Бөрбаш"тан Гали Шәрифуллин, Соснадан Фәргать Гаязов, Рифкать Хәбибуллин, "Кызыл юл«дан Ризида Шихова, «Кама» җәмгыятеннән Рифнур Гарипов, "Игенче"дән Миннехаҗи Һадиев, Флера Хәсәнова, "Яңа тормыш«тан Фәрит Шакиров, «Искра»-"Дуслык"тан Александр Захаров, Камил Мөбарәкшин, Әнәс Зарипов, "Труд"тан Геннадий Васильев, "Алга«дан Александр Никифоров хезмәт елларын көнне-төнне белми эшләүгә багышлаган мөхтәрәм ветераннар. Чепьядан Рәйсә Мотыйгуллина, берләшмә бухгалтериясеннән Фәридә Гафурова шулай ук берләшмә тарихына данлы эзләр салган уңганнар. Шоферларыбыз Илдар Хисмәтуллин, Николай Петров, Наил Гыймадиев һәрчак машиналарны төзек тоталар, эшләренә җаваплы карыйлар. Лаборатория мөдире Гөлирә Мөхәммәтгалиева, бухгалтерия хезмәткәрләре Лилия Әшрәфҗанова, берләшмәнең участок мөдире Александр Уськеев мактаулы хезмәткәрләрдән санала.
— Бүгенге көндә ветеринария эшчәнлеге буенча үзәк материаль-техник база ныкмы, урыннарда ничек?
— Дәүләт программасы нигезендә җирлекләрдә участок ветеринария пунктлары төзелде, ул дүрт урында — Чутай, Карадуган, Алан, Яңгул авылларында тормышка ашты. Хөкүмәтебездән зур ярдәм булды ул, район бюджеты, берләшмә хисабына гына андый модульле пунктлар эшләп булмый. Һәрбер участокка җиңел машиналар бирелде. Район ветеринария берләшмәсенең административ бинасына узган ел капиталь ремонт ясалды, өр-яңадан җиһазландырылды, лаборатория өлеше ремонтланды, шулай ук яңа җиһазлар кайтты, «Роспотребнадзор» тарафыннан катгый рәвештә тикшерүләр үтеп торабыз, эшебезне күләм ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да тиешенчә алып барырга тырышабыз. Бик зур рәхмәтлебез хөкүмәтебез җитәкчелегенә, бигрәк тә олы рәхмәтебезне коллектив исеменнән дә, шәхсән үз исемемнән дә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка җиткерәсебез килә. Киләчәктә дә яңа программалар булдырылып, аларда катнашырга язсын. Менә дезинфекция ясый торган машиналар искереп килә, нәтиҗәле, күләмле эшләр башкара алырлык вариантлар тәкъдим ителсә, без бик шат булыр идек. Егерме-утыз ел элек кенә ишетеп белгән чирләргә каршы көрәшү өчен заманча машиналарга ихтыяҗ туды. Материаль-техник базабыз нык, мотивацияле бердәм коллектив булып эшләргә генә кирәк.
— Һөнәри бәйрәм уңаеннан ветеринария хезмәткәрләренә теләкләрегез?
— Ветеринария хезмәт-кәрләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, һәрбарчасына исәнлек-саулык, сәламәт-лек, гаиләдә тынычлык, аңлашу телим. Дөрес, бик үк чиста эш түгел, мал янында йөргәч өйгә исе дә кайтмый калмый инде аның, шуңа күрә гаиләдәгеләрнең хезмәтебезне аңлап кабул итүләре бик мөһим. Йогышлы чирләр читләтеп үтсен, безгә кагылмасын. Мал табибларының хезмәтләре күренсен, зурлансын, аларга ярдәм итеп эшләргә насыйп булсын. Хезмәтенә карата түләве дә булырга тиеш. Ә инде мөхтәрәм ветераннарыбызга башымны иеп олуг рәхмәтләремне ирештерәм, авырмасыннар, озын гомерле булсыннар, рәхәт яшәсеннәр.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Алмаз Зөлфәтович. Эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга бәрәкәт, гаиләләрегезгә иминлек теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев