Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хисап җыелышлары: Социаль яклау бүлеге

1 мең 400 кешене алып киләселәре бар...

Райондагы социаль яклау бүлегендә узган елга нәтиҗәләр ясау, киләсе елга бурыч-максатлар кую максатыннан хисап җыелышы узды.

Социаль өлкә — киңкырлы тармак, үз эченә бик күп эшчәнлекне ала. «Мактана алабыз, — ди бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. — Күрсәткечләр буенча республикада без беренче урында барабыз, моның өчен һәрбер хезмәткәргә дә зур рәхмәтлемен».

Хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашып, районның икътисадый-социаль тормышы белән таныштырып үтте, күпфункцияле үзәк җитәкчесе Зифа Зарипова, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова да социаль яклау бүлеге белән бәйле эшчәнлекләренә тукталдылар.

Бүлекнең һәрбер җитәкчесе хисап тотты ул көнне. Эшләре алга бара, шуңа да җыелышлары да күтәренке рухта узды. Бүлекнең Рәхмәт хатларын алучылар да күп булды.

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач районындагы социаль яклау системасында барлыгы 92 кеше эшли.Бүлек үз эшчәнлеген федераль кануннар һәм Татарстан Республикасының карарлары нигезендә гамәлгә ашыра.

Узган ел бүлек аша барлыгы 20 мең 581 кешегә дәүләт социаль хезмәтләре күрсәтелгән. Төрле категория гражданнарга 142 миллион сумнан артыграк акчалата ярдәм бирелгән, шуларның 15 миллион 62 мең сумы, социаль контракт нигезендә, 115 аз керемле гражданнарга түләнгән. 73 социаль контракт эш урыны булмаган кешеләр белән төзелгән һәм аның төп максаты — эшкә урнаштыру. 3 социаль контракт — шәхси хуҗалыкларның эшен җәелдерү, 32се шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульлекне үстерү өчен бирелгән. Быел да бу программа дәвам итә, кызыксынган кешеләр мөрәҗәгать итә ала.

125 миллион 960 мең сум күләмендә төрле субсидия-ташламалар, коммуналь субсидия һәм пособиеләр түләнгән. 42 пенсионер җөмһүриятебез шифаханәләренә ташламалы юлламалар белән тәэмин ителгән. Узган ел республикабызның дәүләт учреждениеләре, муниципаль оешмалар һәм муниципаль хезмәткәрләрне шифаханәләрдә дәвалау белән тәэмин итү буенча, пилот проекты кысаларында, 65 хезмәткәргә шифаханәләрдә дәвалану өчен 25 мең сумлык сертификат бирелгән. Сертификатларның гомуми суммасы 1 миллион 625 мең сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга газ үткәрүгә бәйле чыгымнарны кап-лау өчен 2022 нче елдан субсидия бирелә башлады. Әлеге субсидия хәрби хәрәкәт ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, 1 һәм 2 группа инвалидлар, күпбалалы һәм инвалид-бала тәрбияләүче һәм гаилә кереме кеше башына 19 меңнән ким булган гаиләләргә бирелә. 2023 нче елда 27 шәхси хуҗалыкка 2 миллион 697 мең сум күләмендә субсидия түләнгән.

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирлегендә яшәп беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайткан 64 әни 50 мең сум, 29 яшь тулганчы өченче һәм аннан соңгы баласын алып кайтучы 12 әни 100әр мең сум күләмендә акчалата ярдәм алган. «Өлкән буын» проекты кысаларында район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 65 яшьтән узган 1 мең 429 кешегә диспансеризация үткәрү оештырылган. Нәтиҗәдә, 11 кеше хастаханәдә ятып, дәваланган, 125 кешедә төрле авырулар ачыкланган. 2024 елда да әлеге эшне дәвам итәселәре, 1 мең 400 кешене диспансеризациягә алып киләселәре бар.

(Язманың ахырын "Хезмәт" газетасының 26 саныннан укып була).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы