Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хисап җыелышларын газчылар дәвам итте (фото)

«Балтач газы» идарәсе бүгенге көндә Балтач, Әтнә, Кукмара районы халкына, барлыгы 33 мең 944 абонентка хезмәт күрсәтә

"Балтач газы" идарәсендә еллык хисап җыелышы узды. Биредә район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты.

"Балтач газы" идарәсе бүгенге көндә  Балтач, Әтнә, Кукмара районы халкына, барлыгы 33 мең 944 абонентка хезмәт күрсәтә. 1314 коммуналь-көнкүреш, сәнәгать тармагы оешмаларын өзлексез табигый газ белән тәэмин итә.

Җыелыш барышында идарә җитәкчесе Рөстәм Камил улы Нигъмәтҗанов газчыларның 2022 ел дәвамында ирешкән уңышлары, тармактагы яңалыклар, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге нәтиҗәләр белән таныштырды.

Рамил  Камилович белдерүенчә, табигый газны халык кулланылышына тапшыру буенча шактый зур көчәнеш белән эшләсәләр дә, хөкүмәтебез тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Газлаштыру" программасы буенча да "Балтач газы" идарәсе уңышлы эш алып бара. Район территориясендә яңа торак төзелү хисабына да газ хезмәте күрсәтү арткан.
 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап "Балтач газы"