Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй

Авылларыбызда, хуҗалыкларда Яңа ел алдыннан, бәйрәм уңаеннан төрле объектларны файдалануга тапшыру матур гадәткә керде. Сосна авылында быел да бу традициядән читтә калмадылар.

2022 елда авылда «Социаль наем» программасы буенча бер йорт файдалануга тапшырылып, Әмир Муллагалиев гаиләсенә бирелгән иде. Ул фатирны районның «Мелиоратор» оешмасы төзеде, килешү нигезендә чыгымнарның 20 проценты хуҗалык хисабыннан капланган. 

Ә быелгы шушы ук программа нигезендә төзелгән йортны Гариповлар гаиләсенә тәгаенләгәннәр. Төзелеш ул шундый әйбер, алдан исәпләнгән сметага берничек тә сыешып булмый, тегесе килеп чыга, монысын эшләмичә калдырып булмый. Бик лаеклы гаилә, хуҗалыкта тырышып хезмәт куялар, ничек булышмыйсың инде, шунлыктан, «Водстрой» ширкәтенә артык чыгымнарны да авырсынмыйча капладык, ди «Сосна» күмәк хуҗалыгы рәисе Фирдәвес Ситдыйков.

Кадрлар турында кайгыртмый булмый

Соңгы елларда профлицей тәмамлаган биш егетебез безгә кайтып, механизаторлар булып эшли башладылар. Укыган вакытта стипендия түләнде, эшкә урнашуга 30 мең сум акча бирелде. Алдагы елларда хезмәт хаклары стажлы механизаторлардан ким чыкмасын дип түләүгә үзгәрешләр керткән идек, зарланганнары юк. 100гә якын хезмәтчәнебез бар, айга уртача 45 мең 500 сум хезмәт хакы түлибез, дип аңлатып китте хуҗалык рәисе.

Әйе, «Сосна» хуҗа-лыгында эшче кулларны кадерләми булмый. Элегрәк район үзәге якын, дип зарлансак, хәзер инде ерактагы авыллардан да Казан яисә башка җиргә барып эшләүчеләр бихисап. Механизаторлар да, сыер савучылар да, терлекчелектә, төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар да тәҗрибәле, тырыш, булсынга эшлиләр монда. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда хуҗалык күп күрсәткечләр буенча районда алдынгы урыннарда, үсешкә омтылыш тагын да зур.

Һәр тармакның тигез эшләве зарури

2023 елда «Сосна» хуҗалыгы районда сөт һәм ит җитештерү буенча һәр икесе буенча план һәм йөкләмәләрен үтәгән дүрт хуҗалыкның берсе. Узган ел дәвамында 7219 тонна сөт җитештерелгән, бу алдагы елга караганда 856 тоннага артык, үсеш 13 процент тәшкил итә. Мөгезле эре терлек санын да арттыруга ирешелгән, үсеш — 15 процент. Бүгенге көндә көндәлек җитештерелә торган сөт күләме буенча сосналылар районда мактаулы өченче урында баралар. Бу саннар артында терлекчеләрнең, механизаторларның, бар тармак хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте, көндәлек борчулары ята.

Районның иң тәҗри-бәле белгечләренең берсе, хуҗалыкның баш инженер Галинур Гыйбадуллин әйтүенчә, хуҗалыкта механизаторлар өчен барлык шартларны тудырырга тырышалар. «68 техника сафта, алар 26 механизаторга беркетелгән. Өчәр техникада эшләүче механизаторларга хәзер беркем дә аптырамый. Тәлгать Зарипов, Яхья Гарипов „Алтай“ тракторларында, Искәндәр Муллагалиев „ДТ-75“ тракторында язгы-көзге чәчүне башкарып чыгалар. Башка алдынгы хуҗалыклардагы кебек чәчү комплекслары хәзергә бездә юк. Күп чыгымнар сораган, үзебезнең хисапка төзелгән мегаферма бераз чабудан тотты. Шуңа да карамастан, кәефне төшермибез. Заманча, электроникага көйләнгән чит ил агрегатлары ватылса, бүгенге көндә зур проблема ясый бит. Ә безнекеләр, җайлап, җиренә җиткереп чәчүен дә, башка агротехник чараларын да үткәрәләр, һәрнәрсәнең уңай ягын да күрә белергә кирәк», ди тәҗрибәле белгеч. 13 йөк машинасының 7се «КАМАЗ» маркалы. Хуҗалыкта Рәис Ганиев, Айрат Таҗетдинов, Рәнис Хәйруллиннар иң тәҗрибәле шоферлар, алар белән бергә эшләүче Иңгел Закиров кебек чагыштырмача яшьрәк шоферларның да хезмәте мактуга лаек, ди баш белгеч.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сосна» хуҗалыгы