Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй – 2

Хуҗалыкта ел әйләнәсе ремонтлау бригадасы эшли.

Техника ремонты бу заманда зур әһәмияткә ия 

Хуҗалыкта ел әйләнәсе ремонтлау бригадасы эшли, кемнәр техникадан буш, ремонтка алар да тартыла икән. Эретеп ябыштыручы Ильяс Гыймадиев һәм элеккеге данлыклы механизатор, хәзер шушы юнәлеш өчен җавап бирүче Илдус Ибраһимов бу эшнең башында торалар. 

12 чәчкеч, 15 культиватор, 400 данә тырма, күтәрмәле 5 тырма агрегаты, катоклар — барысы да инде декабрь башына ремонтланып куелган.

"Полесье"да эшләүче механизаторлар тырмаларны сафка бастыруда зур көч куйганнар. Машина-трактор паркында техника өчен ике җылы гараж, җылы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау бинасы бар. Соңгысына хәтта, гомер күрелмәгән җылытылган идән ясаганнар. Басып та эшләп була, кирәк булса, ятып та эшләп була, ди Илдус ага. Эш бетми, дип тик тормыйбыз, берәр техника ватылса, хәзер чакырталар, без моңа күнеккән инде. Ике егетем дә гаиләле, менә кичә (бу дүшәмбе көн була) дүртенче онык-кыз бала туды, дип үзенең шатлыгы белән уртаклашты ул. Без машина-трактор паркында булганда, күптәнге танышлар да очрап тора. Элек мәктәптә хезмәт куйган, бүгенге көндә хуҗалыкның иң алдынгы механизаторларының берсе Рамил Шамиловны очраттым. Салам тарттырып бетердек, башка эшкә керешкәнче, тракторга техник карау уздырып алмыйча булмый, ди ул. Печән вакыты җитүгә, "Магдон«нын иярли һәм терлек азыгы әзерләү сезоны беткәнче уруда Рамил. Аның белән бергә Рәис Хәбибрахманов һәм Искәндәр Муллагалиев «Полесье» азык хәзерләү комбайнында сыйфатлы терлек азыгы туплауда тырышып эшлиләр. Хуҗалыкта биш бөртек суктыру комбайны бар, 2023 елда яңа комбайн алырга мөмкинлек табылган. Механизаторларыбыз бик тәҗрибәле, техникада эшләргә теләк белдерсәләр, яшьләргә дә юл куябыз, килсеннәр генә, ди баш инженер. Машина—трактор паркында түбәләрне яңарту һәм иң кирәге — душ керү урынын ясыйсы көн кадагында тора, дип үзләренә бурыч алганнар.

Сосна авылы халкының бердәмлеге төрле чаралар, күмәк эшләрне башкарырга кирәк булганда ачык чагыла. Авылның мәктәбе республика программасы нигезендә яңартылды, танымаслык булып үзгәрде. Их, күпне күргән, 40 ел элек төзелгән балалар бакчасы белән мәдәният йортына да ремонт керсә, авылның йөзе күркәмрәк, халыкның күңеле тагын да күтәренке булыр иде, диләр монда. Яңа ел алдыннан авыл үзәкләрен бизәү конкурсында бик теләп катнашалар сосналылар. Аларның районда урамнарны бизәү, чараларны үткәрү буенча беренче урын алуларына инде беркем дә аптырамый. Республика күләмендә мактаулы урыннар да алдылар, җиңүчеләр булып та танылдылар алар.

Туган авылында тырышып, булсынга эшләүче, җиргә береккән механизаторлар, эшчеләр, шушында калырга теләк белдереп, төрле өлкәдә тырышып эшләүче яшьләр һәм аларга шартлар тудыручы җитәкчеләр, белгечләр булганда куелган бурычлар барысы да үтәлер, дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сосна» күмәк хуҗалыгы