Хөрмәтле нәсел дәвамчысы
Гөлчәчәк Фидәил кызы үзенең 50 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Аны ихластан гомер бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләребезне юллап, аның тормыш һәм хезмәт юлы хакында язылган язмабызны кабатлап бирәбез.
2023 елда газетабыз битләрендә Хөмәйрә апа һәм Фәрзетдин ага Гыймадиев, аларның нәсел дәвамчылары хакында язмабыз дөнья күргән иде. Бүген аларның оныклары, хөрмәтле Гөлчәчәк Фидәил кызы үзенең 50 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Аны ихластан гомер бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләребезне юллап, аның тормыш һәм хезмәт юлы хакында язылган язмабызны кабатлап бирәбез.
Гөлчәчәк Фидәил кызы 1974 елның 23 августында Зәй шәһәрендә туган. 1989 елда Балтач урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда, IV курста укыганда, Балтач урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлап җибәрә.
– Әйе, дөрестән дә, мин IV курста укыганда эшли башладым. Ләкин ул тарихта булмаган хәл иде, чөнки педучилищедан берәү дә алай читтән торып укуга күчеп, эшкә урнаша алмый иде, гомумән, андый әйбер югары уку йортларына гына кагыла иде. 1991 елда Балтач урта мәктәбендә 7 беренче класс ачылды, димәк бит аларга 7 укытучы һәм шуның кадәр үк тәрбияче дә кирәк. Ул вакытта әни директор урынбасары иде, ул миңа уйлап бетер, быел кайтсаң эшле буласың, киләсе елга ничә сыйныф буласы әлегә билгеле түгел, диде. Алга китеп шуны да әйтәсем килә, шул вакыттан әни минем өчен чын остазыма әйләнде. Ул минем күп дәресләремә кереп, кирәк вакытта тәнкыйтьләп, нәрсә өстендә эшләргә кирәген өйрәтеп, сәләтле укытучыларның дәресләренә керергә өндәп, эшкә өйрәткән кеше. Ул урынбасар да иде, рус теле дә укытты, мин дә аның эзеннән киттем һәм моның белән чиксез горурланам.
Шулай җиде сыйныф ачылгач, дәү әти министрлык белән элемтәгә кереп, Балтач урта мәктәбенә беренче сыйныф укытучылары кирәк булу сәбәпле, Гөлчәчәк Вәлиеваны эшкә кайтартуыгызны сорыйбыз, дип мөрәҗәгать юллый. Министрлыктан рөхсәт килгәч, мин дүртенче курс укучысы укытучы булып эшли башладым һәм 1-е классын җитәкләдем. Шул елны студентлар саны күп булгангамы безнең курсны икенче сменада укырга күчерделәр. Мин көн саен иртә белән укыта идем, төштән соң автобуска утырып Арчага укырга китә идем һәм икенче көнне иртәнге автобус-ка утырып, мәктәпкә укытырга кайта идем. Шулай итеп укып, эшләп йөрдем. Минем сыйныфта 24 укучы иде. Алар барысы да югары уку йортына кереп, менә дигән белгечләр булдылар.
Мин беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр аларның сыйныф җитәкчесе булдым һәм алар минем бердәнбер чыгарылыш классым. Укучыларым беренче сыйныфта вакытта мин Арчаны кызыл дипломга тәмамлап, алар өченче сыйныфта булганда читтән торып Казан дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Кызыл дипломым анда да зур ярдәм итте, беренче имтиханны бишлегә биргән очракта, югары уку йортына автомат рәвештә кереп була иде, минеке нәкъ шулай булды да. 1995 елдан урта һәм өлкән сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укыта башладым.
Укучыларым 11 сыйныфта вакытта мине директор урынбасары итеп билгеләделәр. Мин бу сыйныфым белән бик яратып эшләдем, гитара кулдан төшмәде. Шулай ук мин әле туризм түгәрәген җитәкләдем, республика күләмендә бик күп урыннарыбыз бар иде. Районда без беренчелекне бер мәктәпкә дә бирмәдек. Чөнки мин Арчада укыган чакта ук җиңел атлетика белән шөгыльләндем, Фәрит Минхаиров җитәкчелегендә җәяү йөрү һәм чаңгы туризмы серләренә өйрәндем. 1, 2, 3нче категория катлаулылыкта Урал, Тянь-Шань Казахстан тауларын уздым. 1991 елда Татарстанда шәхси беренчелеккә үткәрелгән спорт ярышларында чемпион булдым һәм училищедан кайтканда инде спорт мастерына кандидат исемем бар иде, – дип шул елларны әле дә булса дулкынлану хисләре белән искә ала Гөлчәчәк Фидәилевна.
– Тагын бер истә калган хатирәм белән бүлешәсем килә. КВНга укучыларны әзерләргә кирәк иде. Мин гади рус теле укытучысы балаларны әзерләп, зона этабында җиңеп, республикада икенче урынга лаек булган идек. Ул вакытта республикада шәһәрләр арасында урын алу зур дәрәҗә иде безнең өчен, – ди әңгәмәдәшем.
Тәвәккәл укытучының җиңүләре моның белән генә чикләнми. 2002 елда районда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен үткәрелгән методик кабинет һәм иҗат лабораториясе конкурсында – беренче урынга, 2006 уку елында «Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында Гран-прига ия була. Май аенда «Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2006» конкурсында катнаша. Конкурс нәтиҗәләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан РФ Президенты грантына тәкъдим ителә. Сайлап алу этабыннан соң, Милли мәгариф проекты кысаларында, Бөтенрәсәй күләмендә иң яхшы укытучылар арасында үткәрелгән конкурсның җиңүчесе булып таныла һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
– Бу конкурс миңа онытылмас истәлекләр дә, горурланырлык хисләр дә бүләк итте. Казан мәктәбендә 11 сыйныфларга Варлам Шаламовның «Колыма хикәяләре» буенча ачык дәрес бирдем. Укучылар шул вакытта басып кул чаптылар, – ди үз хезмәтен яратып башкаручы Гөлчәчәк Фидәилевна һәм бүгенге хезмәте белән таныштыруын дәвам итә.
– Минем депутат эшчәнлегем дә бар бит әле. Хәйран тәкъдимнәремне Балтач җирлегенең депутатлары күтәреп алалар. 8 ел мәктәпне җитәкләү дәверендә мин район җитәкчелеге каршында нинди проблема күтәрсәм дә, нинди мөрәҗәгать белән аларга барсам да, минем сүземә каршы килмичә, гел ярдәм итәргә торалар. 8 ел буена безнең мәктәптә нинди дә булса ремонт эшләре бара. Әти-әниләр тарафыннан да мәктәбебезгә зур ярдәмнәр күрсәтелә. Мәктәп бинасы 1974 елгы булса да, без аны гел карап, төзекләндереп торырга тырышабыз.
Әлбәттә, бу эшләрне берүзең генә башкарып булмый, мин коллективым көчле булу белән дә бик бәхетле. Без алар белән бергә булганда гына матур хезмәт күрсәтеп, югары уңышларга ирешәбез Алар минем яңалыкка омтылганны белә һәм инде без фикерләрне уртага салып, иртәсен-кичен эшне бергәләп башкарабыз. Мин бер генә эшне дә үзем генә эшләмим.
Эшли башлаган чорымда миңа ярдәм итеп, эшкә җайлы гына кереп китәргә ярдәм итүче остазларымны да атап үтәсем килә, алар – Ләлә Мәгъсүмовна, Мөршидә Миннефәртовна, Миләүшә Ярулловна һәм Илсур Мансурович. Бергә эшләгән чорда – 2006 елда без Татарстанның иң яхшы мәктәбе исемлегенә кердек. Казанга барып, үзебезнең эшне күрсәттек. 2008 елда Рәсәйнең иң яхшы мәктәбе исемлегенә кереп, грант оттык. Соңгы елларда да ирешелгән уңышларыбыз күп, мәсәлән, шундыйларның берсе – туган телне, гореф-гадәтләрне саклауга бирелгән грантны оту.
Гөлчәчәк Гыйләҗева – киң эрудицияле, коллектив, укучылар арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы директор. Ул директор булып эшли башлагач, мәктәп 5 техник юнәлеш буенча түгәрәкләр базасы, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча база мәйданчыгына әверелә. Мәктәп музее булдырыла, мәктәп тарихына багышланган эчтәлекле «Мәктәбемә карыйм чорлар аша» исемле китап чыгарыла. Моңарчы мәктәп «Талантлар университеты», Казан ветеринария университеты белән хезмәттәшлек итсә, бүгенге көндә исә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Балтач урта мәктәбен «Үсеш ноктасы» үзәге итеп билгеләде. Шуның нигезендә химия, биология, физика кабинетларына капиталь төзекләндерү үткәрелде, алар махсус җиһазландырылды.
Гөлчәчәк Гыйләҗева шул ук вакытта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурскаяның район буенча җәмәгать ярдәмчесе булып тора. Моннан тыш ул Татарстанда Л.Толстой исемендәге конференциянең жюри әгъзасы да. Укытучы-ларның рус теле буенча курсларда проектларны яклауларын карап, аларга киңәшләр бирергә дә өлгерә. Нәфис иңнәрендә шушының кадәр зур җаваплылыкны күтәреп, яңадан-яңа проектларга алынып, аларны югары дәрәҗәдә башкарып чыгучы ханымның 3 бала әнисе икәнен дә онытырга ярамый. Олы кызы Зөһрә Арча гимназиясендә математика-информатика фәннәрен укыта, уртанчы кызы медицина көллиятендә белем ала, ә уллары мәктәптә 6 сыйныфта укый.
Гөлчәчәк ханым тормыш иптәше Ансар белән табигать кочагында ял итәргә, төрле спорт чараларында катнашырга һәрвакыт вакыт таба. Алар гаиләләре белән спорт яратучылар.
– Тормыш иптәшем бик ярдәм итә, күп кенә киңәшләр бирә, аның белән фикерләшеп яшәү бик рәхәт миңа, – ди гаиләсендә хөрмәтле тормыш иптәше һәм яраткан әни булган Гөлчәчәк ханым.
Шушындый ике гасыр вакыт аралыгына сузылган укытучылар династиясенә сокланмый мөмкин түгел. Аның тагын да дәвамлы буласында, әлбәттә инде, шигебез юк.
Руфия Закирова,
Зәлия Фәйзрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев