Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

Балтач районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, озак еллар район «Госстрах» инспекциясен җитәкләгән Рәшит Нотфулла улы Нотфуллин мәңгелеккә күзләрен йомды.

Хезмәт ветераны Рәшит Нотфулла улы Нотфуллин 1929 елның 1 гыйнваренда Салавыч Сәрдегәне авылында дөньяга килә. 1942 елда Салавыч җидееллык мәктәбен тәмамлый, колхозда хезмәт куя. 1947 елда Казандагы ФЗӨ мәктәбенә алына, биредә ташчы һөнәрен үзләштерә һәм Казан шәһәрендә төзелештә эшли. 1950-1954 елларда Тын океан флотында диңгезче буларак хәрби хезмәт үтә. Армия сафларыннан кайткач, механизатор һөнәре ала һәм Балтач МТСында комбайнчы булып эшли. 1960 елда «Госстрах»ның Балтач инспекциясенә участок инспекторы итеп чакырыла. 1968 елда әлеге инспекциянең начальнигы итеп билгеләнә. Эшләү дәверендә читтән торып укып, агроном белгечлеге ала. Тормышның төбеннән күтәрелгән, үз көче, тырышлыгы, хезмәтне яратуы, тәвәккәллеге, принципиальлеге, кеше кадерен белүе белән җитәкчелек вазифаларына кадәр күтәрелгән Рәшит Нотфуллин инспекцияне 1994 елга кадәр – лаеклы ялга чыкканчы җитәкли. Ул җитәкчелек иткән чорда инспекция республикада, Россиядә иң алдынгылардан була, күп мәртәбәләр квартал һәм еллык нәтиҗәләр буенча җиңү яулый, күчмә Кызыл Байракларга, дипломнарга лаек була. Рәшит ага хезмәттәге уңышлары өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеменә лаек була.

Ветеран соңгы көннәренә кадәр Балтач бистәсендә гомер кичерде. Тормыш иптәше Мәүлиха ханым белән ил-көнгә, җәмгыятькә файдалы ул-кызлар үстерде. Туганчылыклы, ярдәмчел Рәшит Нотфуллин олыгайган көннәрендә дә бик күпләргә киңәш-табыш итәрлек остаз иде, аның һәрчак үзенең төпле, акыллы фикере, гамәлгә ашырырлык максатчан хезмәт алымнары булды.

Хуш, Рәшит ага! Район җәмәгатьчелеге сезне мәңге онытмас! Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын!

Мәрхүмнең балаларының, якынна-рының, туганнарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев