Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әй, шофер, рулең тот туры»

Хезмәтләре белән генә түгел, холык-фигыльләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, һәр туасы иртәне матур уйлар белән каршылап, җирдә намус белән яшәүчеләр шактый. Ә менә һәрнәрсәгә тигез карашта булып, хезмәтенә, гаилә тормышына бернинди хилафлык китерми гомер итүчеләр сирәк. Тәлгать Гаязов шундый­лардан.

Тәлгать әфәнденең шофер булам дип үзалдына максат куйганына да инде ничә еллар вакыт узган. Әмма шул дәвер эчендә әлеге юнәлештән китүенә уфтану, йә булмаса зар­лану хакында аның уйлап та караганы юк. Җырдагыча «Әй, шофер, рулең тот туры» дигән максат аны зур югарылыкка күтәреп, үз эшенең мактаулысы иткән. 1978нче ел... Тимирязев исемендәге колхоз... Хезмәт юлының башлангычы... Беренче чирканчык, тәүге уңыш һәм каршылыклар белән сугарылган үз максатына омтылыш хис­ләре 17 яшьлек Тәлгатьне руль артында үзен ышанычлы тотарга мөмкинлек биргән дисәм бер дә ялгыш булмас. Армия сафларында булып кайтканнан соң Тәлгать хезмәт юлын РТСта дәвам итә. Биредә иң элек «ГАЗ-53» машинасында , аннан соң «КамАЗ»да эшли. Ул чорда аңа ерак юлларга еш чыгарга туры килә. Барнаулдан запчастьлар алып кайткан вакытлары әле генә кебек тоелса да, алар инде күптән артта калган. Тәлгать әфәнденең «Агроснаб»та эшләгән еллары да матур хатирә булып саклана. Эшсез бер минут та тора алмый диләр аны якыннан белүчеләр. «Балтач сөт-май комбинаты»нда да хөрмәт итәләр Тәлгать Гаязовны. Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләренә командиров­кага йөргән чакларында үзенең төгәллеге, кушылган эшне намус һәм вакытында башка­руы белән күпләргә үрнәк булып тора ул. Шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллинда эшли башлаганына да инде биш ел вакыт узган. Биредә дә ул үзенең якын дусты «КамАЗ» белән ерак юлларга еш кузгала. Белгород, Мәскәү, Чаллы шәһәрләренә командировкаларга бару­ны исә Тәлгать әфәндегә ышанып тапшыралар. Чөнки эшне җиренә җиткереп башкарасын яхшы беләләр. Хезмәттәшләре дә аның хакында бары җылы фикердә генә. «Булсынга эшләве һәм коллективта һәркемгә хөрмәт белән каравы аны өстен итә. Ул бервакытта да ялагайлыкны үзенә юлдаш итми», диләр Тәлгать Гаязовны хөрмәт итүчеләр. Бик күп җирләрдә эшләп тә, үзеннән соң бары уңай фикерләр генә калдыру өчен, мөгаен, кешенең үз эшенең чын остасы булуы кирәктер. Ә бу сыйфатлар, билгеле, барыбер нәселдән күчәдер, дип уйлыйм мин. 1961 нче елны Чапшар авылында өченче бала булып дөньяга аваз салган Тәлгать башка ир туганнары кебек үк техника җене кагылган егет булып буй җитә. Ул чор өчен дәрәҗәле булган шофер һөнәре үзләштереп бер дә ялгышмый. Кире­сенчә, тормышта үз урынын, үз юлын таба. Әтиләре Гарәфетдин абый да заманында колхозның алдынгы шоферы була. Әтисенең юлын дәвам итеп, үз хезмәтен намус белән башкарып, аннан ямь-тәм табып яшәве исә Тәлгать әфәнденең тормыш мәгънәсе дияргә кирәк. Бүгенге көндә улы Рифат та әлеге нәсел һөнәрен дәвам итү өчен шул юнәлештә белем ала. Димәк, үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алуы мактаулы шоферның янәдән үз эшенең остасы булуын дәлилли. Бүгенге көндә коллектив өчен алдынгы шофер, тормыш иптәше Зөлфирә өчен ышанычлы гаилә башлыгы, Земфирә, Нурия, Рифат һәм оныкчыкла­ры өчен кадерле әти, дәү әти булып яшәү Тәлгать Гаязовның зур байлыгы. Киләчәктә дә тормыш юлы руль артында үтеләсе юллар кебек озын, сикәлтәсез булып, байлык-муллык-ка кинәнеп яшәү насыйп булсын. Рульне нык тоткан килеш әле бик күп чакрымнар үтәргә язсын Сезгә, Тәлгать әфәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев