Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй үткәнгә кайгырмыйбыз, газиз гомерләр үтә

Килми дә килми дип зиһеннәребезне чуалтып бетергән җәй, сөбханалла, әлегә ка­дәр матур гына килде дә, соңаруына карамастан, байтак эшләрен эшләп өлгереп, инде узып та бара.

Августны җәй дисәң дә, көз дисәң дә инде. Көзге уңышның күбесен шул айда җыясы бит. әлегә җәйге уңышларны барлыйбыз. Барлау дигәннән, бу сүз телебезгә әллә ничек кенә килеп керде дә, явыз баскын кебек, үзенә зур биләмә, ягъни куллану мәйданы дауларга кереште. Аңа бер мәгънә — нәрсәне дә булса бармы дип карау бик җиткән иде югыйсә, ләкин аны әллә нинди очракларда сөйләп яки язып тәмам өшәндерәләр бугай инде. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен “куана-куана” киметкән кебек, кулланылыштагы татар сүзләрен дә азайта барабыз, шунлыктан, тел очындагы бер сүзгә әллә ничә мәгънә өеп, шуны кабатлыйбыз да торабыз. Радио-телевидение тапшыруы алып баручыларын бу мәсьәләдә аңлап та буладыр, аларның сүз сайлап торырга вакытлары да юктыр. “Татарстанда беренче” дигән радиодагы бер сеңел, әнә, өтерсез дә, ноктасыз да “җөмлә”ләрне әй тезә, әй тезә, кая анда сүз сайлап тору. Бүләккә (акча түләп!) тапшырыла торган җырның җырланып беткәнен көтәргә дә вакыты юк аның, җыр тәмамланганчы тагын “үз сайравына” керешә. әле шушылай сөйли алуларына рәхмәт, миннән булмас иде. Бер күнеккәч ул кадәр читен түгелдер бәлки. Менә ТНВда Айтөл Бәдретдинова элегрәк һава торышын гына сөйләп тәҗрибә җыйган кебек булды да, хәзер төрле тапшыруларда уйнаклап йөзә, күз генә тимәсен.

Шулай итеп, җәйнең уңышларын барларга керешсәк, иң элек быелгы урман-кырларның җиләккә бик юмарт булмавын күрер идек. Язның тәмам азапланып озак килүеннән, җәй башының салкынлыгыннан, җәйнең коры башлануыннан бүтән сәбәбе юктыр моның. Алайса шундый ук шартларда үскән бакча җиләге нилектән уңды? Салкын чакларда берөзлексез чәчәк аттылар да, санаулы гына эссе көннәрдә һәр чәчәктә җиләк яралды. Ваграк булып кызардылар, бер төптән шуның кадәр җиләк эре була да алмый инде. Беркөнне Балтачтагы кардәшебез Исмәгыйль килгән иде, җиләк түтәлен күреп шаккатты. “Моны Саимә күрсә, билләһи, егыла”, — ди. Бераз шыттыра, билгеле, чөнки Саимәсе дә, үзе дә бакча әйберләрен бик әйбәт үстерәләр, сөбханалла, бөтен эшләре уңып тора. Карадуган кешеләре Балтачта яши-яши шулай шыттыручанга әйләнәләр бугай алар. Кордашым Зөфәр Балтачтагы кызын һәр төп помидордан берәр чиләк уңыш җыя дип сөйли. Яз көне кардәшебез Нурулла килгән иде. Яңа сорт дип ике чиләк шәмәхә утырту бәрәңгесе китергән, дөресрәге, миндәге кызыл Журавинкага алмаштырырга теләгән. Бәрәңгесен мактый, бер төбеннән берәр чиләк уңыш чыга ди. Исән булсак күрербез инде. Ул кадәр бәрәңгегә идән астында урын җитсә ярый. Нәкъ чәчәк аткан чорда бик әйбәт яңгырлар явып, быелгы бәрәңге уңышына өметне нык арттырды, бу вакытта яңгыр яву ел саен булмый ул. Мин инде, җирне әйләндереп астагы дымны җилгә очырмас өчен, быел бәрәңгенең рәт арасын эшкәрттерми карарга мәллә дип уйлый башлаган идем. Бакчабыз корырак урында шул. Инде эшкәрттердем.

Каен һәм җир җиләкләрен аз дисәк тә, безнең якта быелгы җәйне җиләксез дип үк кимсетерлек түгел бугай үзе, көн буена тырышып җыючылар 5 литрлы чиләкне тутырып кайталар. җиләксез дип тамгаланган җәйдә биш литрлы кып-кызыл җиләк — Минтимер әфәнде Шәймиев әйтмешли, мал инде бу (бер елны ул Карадуган кырларын карап узды да, авыл янындагы люцернаның муллыгына сокланып, “мал инде бу” дип әйтеп куйды). Быелгы җиләкләр ваграк булсалар да, бик тәмлеләр. Табигать үз сыеның тәме, кадере артсын өчен дә ара-тирә шулай саранланып куядыр, бәлки. “Күз ачып-йомганчы һичшиксез бер чиләк” җыярлык Тукай заманнары артта калгандыр, күрәсең. Хәзер аның җыючысы да күбәя инде. Мөмкинлек бар бит. Пенсиядәгеләрнең күбесе, шөкер, йөреп торырлык хәлдә, кеше саен диярлек машина, җиләк бар икән дип ишетсәләр, әллә кайларга чыгалар да чабалар. Табигать хәзинәсенең тәнгә сихәтен газеталар да гел язып тора.

Чия куаклары быелгыдай йомшак кышны да яртылаш корып чыкканнар иде, булган кадәр чәчәкләре дә җимшәнләнмәде, шулай кысыр утыралар инде. Алмагачларның узган ел ял иткәннәре дә ботаклары сыгылып торырлык алма бирергә охшамыйлар, бер Московская грушовка сортлы җәйге алмагач хакында гына болай дияргә урын юк. җиләк-җимеш аз булса, быел куаклы урманнарда чикләвек хәйран күп булыр ахры. Чикләвек хәзер нилектәндер бик көттереп, әллә ничә елга бер генә уңа бит. Без мәктәптә уку кирәк-ярагын нәкъ шул чикләвек җыеп саткан акчага юнәткән чорларда исә аның бөтенләй уңмый калган еллары булмый иде шикелле. Хәзер уңса да, күбесе кортлы да, черек чыга, анысы урманнарның корткычларга каршы эшкәртелмәвеннәндер, мөгаен. әгәр урманның хосусый хуҗасы булса, ул хуҗа чикләвекне сатып табыш алу өчен үстерсә, очкычтан агу сиптерер иде дә бит, Алла сакласын, ул чагында чикләвек җыю түгел, бай би­ләмәсенә аяк та баса алмас идек. Яшәп булмаслык авыр елларда юмарт табигать яшәтте, сайлап-сайлап кына булса да, шул табигать ачка үтерми саклап калды безне. Шуңа күрә хәзер җиләк түтәле янына чыккан акбашның да (китаптагы ак әнисне без акбаш дибез) өстенә аяк белән басасы килми. Сабый чакта болыннан үзебез өзеп, пешерми-нитми ашый алган тәүге “ризыгыбыз” бит. үләннәр ашап үскән кеше таза була дип язалар да, мәҗбүрилек булмаса, берсе дә акыллы баштан акбашлар, какылар, балтырганнар, ат кузгалагы “күмәчләре” ашап яшәргә теләми. ә мәҗбүрилек кабатланмаса иде инде.

Газетадан “быел шомырт уңды, кортламады да, кузакланмады да” дип укыгач, шундый агачны барып күрергә кызыгып куйдым. Бездәгеләр быел тагын кортлады да, кузакланды да, рәтле җимеше дә юк. ә кайчандыр ул шомыртка безнең авыл халкы кадәр кинәнгән бүтән халык булды микән? Авылдан бер чакрым чамасы читтәрәк инеш белән урман арасында бай Якуповлардан калган бик зур бакча бар, аны “бай бакчасы” дип йөртәләр иде. әй андагы шомырт агачының күплеге, җимешләренең эрелеге! Шомырт та булдымы җимеш дип йөзегезне чытмагыз әле сез, уегыз белән шул чорларга кайтып карагыз. Бакчаларда җиләк үстерү түгел, бер-ике төп карлыган да утыртырга ярамаган еллар бу. Урман-кыр җиләкләрен туйганчы җыярга форсат юк, җыелганы шунда ук ашалып, киптереләсе киптерелеп беткән. Электр юк, суыткыч дигәннәрен ишетеп тә белмибез әле. ә безнең ул чакта мәңге туймас кебек тоелган тамакларыбыз тәгам сорый. Менә шул вакытта, җиләк чорыннан аз гына кичегеп, шомырт өлгерә. Ашап та күрсәттек без аны. Зуррак агачларны малайлар-кызлар бергәләп бөгә идек. Агач араларында карлыган куаклары да бар иде, ул җирләрне карлыганлык дип тә йөрттеләр. Соңыннан ул тирә җирләрен кәрзин талы утырту өчен мебель фабрикасына бирделәр дә, без бала чагыбыз шомыртларын, шулар белән бергә мәрхәмәтле бай истәлекләрен дә, балачак хатирәләрен дә мәңгегә җуйдык. Күңелдә бер сорау гына калды: ул чактагы карлыгандай эре шомыртлар ничек бер дә кортламадылар да, кузакланмадылар икән? Аларны беркем корткычларга каршы химикатлар белән эшкәрт­мәгән бит инде. Димәк, корткычлар булмаган. Кешеләрнең шомырт агачларын кисеп аударырлык (үзләре утырткан диярсең) “каты куллылыгы” белән корткычлар бергәрәк барлыкка киләдер бәлки?

...Ярты дөньяны тилерткән туп тибү уеннары да узып китте. Ул төрле-төрле илләрдә ирләр-ханымнар президент булырга нилектән шулай хәрәмләшә-хәрәмләшә көрәшәләр икән, авыр хезмәттер бит ул дисәм, аларның хезмәте шактый җиңел икән бит: ай буе футбол-футбол дип кенә йөрсәләр дә эшләре бара, аларга беркем бер сүз әйтми. Синең телең киселәме, тупаслыкка бәрелеп борының каныймы — берсенең бер эше юк. өч ел элек бездә чемпионат булачагы хакында сүз чыккач, “һи-и, әле аңарчы...” дигән идек, инде менә һәммәсе үтте дә китте. Суык көннәрдә тизрәк җылы килүен көтеп, яңгырлы көннәрне ашыктыра-ашыктыра коры көннәр чакырып (бездә әле нәкъ шундый хәл, чөнки күпләрнең кыр-үзәннәрдә чапкан печәне ята) яши торгач, үз гомеребез үтүен сизми дә калабыз. һәммәсе хәерлегә булса иде.

 

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.

Балтач районы,

Карадуган авылы.
tatyash.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш