Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яӊа, 2016 елныӊ беренче иртәсе

Яӊа дисәк тә, шул ук иртә булды бугай ул. 2 сәгатькә соӊрак торып, иртәнге ашауларын салганда, терлекләр генә сәерсенеп карады, дип әйтимме соӊ…

Балтач урамы тынычланып калган, кибетләр дә әле «йоклыйлар». Юк, бар да түгел икән, элек СМУ дип йөрткән оешма янындагы ашамлыклар кибете, бистәнеӊ шул ук каенлык башында урнашкан төрле түбә ябу өчен калайлар, материаллар тәкъдим итүче кибет иртә баштан ачылган. Соӊгысы, Яӊа ел каршылап,андый-мондый «түбәләре» киткән булса, иртәрәк ачылыйк дигәндер инде.
Балтачта, Яӊа ел төнендә, мондый гадәти төннәр дә, полиция, янгын сүндерүчеләр, табиблар белән беррәттән йокламаучы тагы бер профессия кешеләре бар бит әле. Алар, таксистлар. Иртән, үбезнеӊ урамдагы таксистлар да эшкә мин торганчы кузгалганнар иде.

Үзәк хастаханәнеӊ «Ашыгыч ярдәм» хезмәте биргән мәгълумат буенча, төн тыныч узган, башка төннәрдән аерылмаган. Ашказаны, эч авыртучылар, «хәл китеп торучылар» бүген күбәерләр, шәт.

Район эчке эшләр бүлеге кизү хезмәте җиткергәнчә, Яӊа ел төнендә жәмәгать тәртибен бозулар, җинаять эшләүләр булмаган.

Янгынга каршы көрәш бүлегеннән дә, сораштыру вакытында, нинди дә булса начар хәбәр керү турында әйтмәделәр.

Шулай, начар хәбәрләр булмасын иде, ел буе!!!

2016нчы, маймыл елыныӊ беренче көне белән!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250