Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел ишек кага

"Хезмәт" газетасы коллективы да һәрбер укучысын Яңа ел бәйрәме белән ихластан котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-сөенечләр тели

Санаулы сәгатьләрдән Яңа елны каршы алачакбыз. "Хезмәт" газетасы коллективы да һәрбер укучысын Яңа ел бәйрәме белән ихластан котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-сөенечләр тели. Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. 

Яңа елга теләгем!

Ап-ак карларга уралып,

Син киләсең, Яңа ел!

Ак карлардай ак бәхетле,

Булсын безнең яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!

Табыныбыз мул булсын,

Якыннарым, дус-ишләрем,

Табын түрендә торсын!

Яңа ел барыбызга

Китерсен бәхет, шатлык.

Сәламәтлек юлдаш булсын!

Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,

Елмайсын йөзләр гел дә!

Күк йөзендә кояш безгә,

Нурларын сипсен гел дә!

Эшләребез уң булсын,

Тик шатлыклы минутлардан

Безнең гомерләр торсын!

Яңа ел котлы булсын!

Гөлфия Гизатова (Мортазина)

Ринат Зарипов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев