Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елда яңа рухта

Район почта элемтәсе үзәгендә «Абуначеләр көне» үтте. Чарада республиканың «Шәһри Казан», «Аргументым факты», «Казанские ведомости» һәм үзебезнең «Хезмәт» газеталары катнашты.

Газета-журналларга язылу кампаниясе чорында почта элемтәсе үзәге райондашларыбыз өчен елга ике мәртәбә зур бәйрәм оештыра. Бәйрәм диюем шуңа, «Абунәчеләр көне»ндә вакытлы матбугатка язылудан тыш, призлар отарга, бүләкләр алырга, коллективның традицион ризыгы булган кайнар коймак һәм чәйдән авыз итәргә дә мөмкин булды.
- Халык бу көнне аеруча көтеп ала. Махсус шушы көнне генә газеталарга язылучылар да бар, - ди почта элемтәсе үзәгенең бүлек җитәкчесе Кадрия Минһаҗева.
- Газета-журналлар, китапларның электрон варианты булганда вакытлы матбугатка яздыру җиңелләрдән түгелдер?
- Андый каршылыкларга очраганыбыз юк әле. Нигездә халык бик теләп языла. Аннан соң газета-журналларның саны күп булу да абунәчегә сайлау мөмкинлеге калдыра.
Чыннан да, бүген вакытлы матбугатның кайсы күңелеңә якын шунысын сайларга була. Абунәчеләр сафының даимилеген саклауда хат ташучыларның хезмәте бәяләп бетергесез. «Абунәчеләр көне»ндә аларның хезмәтен күреп моңа тагын бер кат инандык. Һәр вакытлы матбугат хакында тулы мәгълүмат биреп, абунәчеләрнең һәр кызыксындырган соравына җавап бирүче хат ташучыларның хезмәтен җитәкчелек тә югары бәяли. Бу көнне «Хезмәт»кә язылучыларның саны 352гә җитте. Чарага махсус килгән яки бирегә очраклы гына килгән райондашларыбыз арасында үз адресыбызга төрле фикерләр ишетергә туры килде. Араларында күңелне күтәргәне дә, кәефне кырганнары да күп булды. Тик ничек кенә булмасын, без аларның һәрберсен кабул итеп алдык һәм нәтиҗә ясадык. «Хезмәт» яңа елда яңа рухта иҗат ителеп, үз абунәчеләрен һичшиксез сөендерәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250