Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елдан көткән могҗиза

Менә кышның иң матур бәйрәме - Яңа ел җитә. Мин Кыш бабай һәм Кар кызын ел саен көтеп алам. Кыш бабай үзенең тылсымлы таягы белән бик матур уенчыклар, тәмле-тәмле конфетлар барлыкка китерә дип уйлыйм.

Быел Кыш бабайны тагын да сагынып көтәм. Мин үземдә серле шарлар булуын телим. Ул серле шарлар белән авыру кешеләрне дәвалыйсым, усал кешеләрне яхшыртасым килә. Җир йөзендә барлык кешеләр сәламәт, яхшы күңелле, әйбәт булсыннар иде дип телим. Иң мөһиме: дөньяда тынычлык булсын иде!
Адел Сәләхетдинов.
Һәрбер бала Яңа елдан ниндидер бүләк көтә. Ә мин Маймыл елыннан бик зур могҗиза көтәм. Юк, мин уенчыклар да, компьютер да, телефон да сорамыйм. Көн саен зәңгәр экраннарда бик күп балаларның әниле булырга теләүләрен күрсәтәләр. Аларга карап, елыйсым килә. Минем иң зур теләгем: Кыш бабай, шушы балаларны әтиле-әниле итсәң иде. Чөнки безнең өчен иң зур могҗиза - ул туганнарыбызның һәрвакыт янәшәдә булуы.
Эльвина Мотыйгуллина.
Иртән әниемнең: - Кызым, улым, әйдәгез торыгыз, Кыш бабай килгән, - дигән тавышын ишетүгә, ничек торып тәрәзә янына килеп басуымны сизми дә калдым. Эх, нинди матурлык! Ә иң күңеллесе дип, мин Кыш бабайга хат язуны атар идем. Быел да энем белән хат яздык. Әнинең: Кыш бабайдан уенчык сорамагыз. Сез зур инде хәзер, кечкенә балаларга җитмәс алайса, дигән сүзе дә колакта яңгырап тора. Ә нәрсә сорап була соң тагын Кыш бабайдан? Әниемнең һәр көнне йокларга яткач: "И, ходаем, сәламәтлектән аерма, балаларым исән-сау булсыннар, юлларда исән-имин йөрергә насыйп итсәң иде!"- дигән сүзләре миңа дога кебек ишетелә. Ә, бәлки, әниемә кушылып, Кыш бабайдан без дә сорасак, тормышка ашар. Кыш бабай! Без инде зур үстек, икебез дә мәктәптә укыйбыз. Безгә уенчыклар кирәкми. Без синнән бары тик сәламәтлек сорыйбыз. Илләрдә сугышлар туктасын, балалар ятим булмасынннар иде дип телибез. Син бит бөтен теләкләрне үти аласың. Әти-әниләребез исән-сау булсалар, иптәшләребез белән дус булып, тырышып укысак - бу бит үзе зур бәхет!
Зөһрә Минһаҗева.
Кыш - ел фасылының иң матур вакыты. Без, балалар, Кыш бабай белән Кар кызын көтеп алабыз. Чөнки алар безгә Яңа елны алып килә, ниндидер сихри могҗиза бүләк итә. Яңа ел, миңа бик күп уенчыклар алып кил. Ләкин ул уенчыклар гадәти булмасын. Алар миңа сәламәтлек, тазалык һәм күп дуслар бүләк итсен.
Илназ Садыйков.

Чепья урта мәктәбенең
2 сыйныф укучылары иншаларын
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алисә Зарипова туплады.
Фото: vector-w

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250