Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яңа елдан нәрсә көтәсез", дип райондашларыбыздан сораштык

Сәйдәш Хәкимов (Бөрбаш авыл җирлеге җитәкчесе): 2015нче ел - "Парклар һәм скверлар" елы дип игълан ителде.

Бөрбаш авылында Сабантуй үтә торган мәйданын киңәйтеп, чын ял паркы булдыру турында хыялланабыз. Биредә бит республикакүләм мөселман балалар Сабан туе да үткәрелә. Бу өлкәдә эшләрне көздән үк башлап җибәрдек: күл ясап куелды. Чишмәләре каралачак, агачлар утыртылачак, ял итеп утыру өчен махсус урыннар булдыру планлаштырыла. Шулай ук Бөрбашта үзәк урам юлын тәртипкә китерәсе һәм Сәрдегәндәге чишмәне төзекләндерәсебез бар.
Фәрит Галиев (Кариле авылы, "Рәвешләр" юмор театры): шәхси тормышта бәби көтәбез тормыш иптәшем Альбина авырлы. Ә иҗатта тамашачыга "Күкәй" дип исемләнгән яңа программа тәкъдим итү һәм гострольләр белән Башкортостан якларына сәфәр кылу турында хыялланабыз.
Альфред Әхмәтханов (Нөнәгәр авыл җирлеге җитәкчесе): әгәр киләсе елда да үзара салым акчасы җыюны дәвам итсәләр, халык файдасына тагын масштаблы эшләр башкарып булыр иде. "Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү " турындагы яңа программа буенча "Кызыл юл" хуҗалыгына читтән килеп эшләүчеләр өчен арендага йортлар салуны тормышка ашырырга телибез.
Гадения Булатова (Балтач): "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәне тәмамлап, диплом алдым. Инде менә хәзер 3нче елын үзәк мәчеттә гарәп телен өйрәнү курсларында укыйм. Киләчәктә дә бу юнәлештә укуымны дәвам итеп, камилләшергә телим. Телләр белүнең артыгы юк, Норма мәктәбендә немец теле укыттым, татар һәм рус теле -гадәти тормыш теле, ә гарәп теле - динебез теле бит ул.
Хәбәрләрне Ясминә Шәмсетдинова туплады.
Фото: http://vk.com/podslushano_stoker

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250