Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елга паспорт белән... (+фото)

Яңа елга басарга санаулы көннәр калганда ун райондашыбыз Россия паспорты иясе булды.

Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә тантаналы итеп тапшырдылар. Миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Ирина Гарифуллина үсмерләргә матур теләкләрен юллады. Укучыларга Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын тантаналы рәвештә район ветереннар Советы рәисе Рифат Абдуллин Рифат тапшырды, ул һәр укучыга матур теләкләрен җиткерде. Паспорт алган яшь балтачлылар өчен Рәсәй

Федерациясенең гимны башкарылды. Шулай ук киләчәктә укучыларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп Балтач районы яшьләр һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева да жылы сүзләрен житкерде. Ә “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина укучыларга паспорт тышлыклары бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев