Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа еллар хәвеф-хәтәрсез килсен! (+фоторепортаж)

2017 нче елны озатырга санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән Яңа - 2018 нче елга аяк басачакбыз, ә аннары озын яллар башлана.

Безнең белән бергә аны, балалар да бик түземсезлек белән көтәләр. Бәйрәм көннәрен тыныч, имин үткәрүне максат итеп, балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы узды.Без дә төркемебез белән актив катнаштык. Эшчәнлекләребездә район полиция бүлегенең балалар белән эшләү инспекторы ярдәмчесе Низамиева Ләйлә Фәргатовна да даими катнаша. Бу юлыда ул үзенең чыгышында янгын, аның сәбәпләре, куркыныч очракларда югалып калмыйча кыю эш итәргә, телефоннардан дөрес шалтыратырга өйрәтте. Сәбәпсез, уйнап шалтыратучыларга нинди җәза булачагын искәртте. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә калдыруны мисаллар белән күрсәтеп барды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен эшчәнлекләрдә өйрәнгәннән соң практик өлеш белән ныгыту өчен авыл җирлеге янгын куркынычсызлыгы сакчысы Рамил абый Файзрахмановны чакырулы иде. Ул үзенең янгын машинасы белән килеп аралашуны тагын да җанландырды. Шунысы бик куандырды, килгән кунакларның сорауларына балалар дөрес, аңлаешлы җавап бирделәр. Янгын машинасының ничек эшләвен, өлешләрен зур кызыксыну белән карап, тыңлап тору да үзе үк тәртипкә өндәде. Әлеге эшчәнлекнең файдасы зур булыр дип, ялларыбыз хәвеф-хәтәрсез үтсен дигән ышанычта калабыз.

 

Карадуган балалар бакчасының

мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе

Хәйруллина Наҗия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел