Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елның беренче көне гаиләбез өчен кайгылы булды

Риза булып яшәде, үпкә белдермәде

Яңа елның беренче көне гаиләбез өчен кайгылы булды. Көчле рухлы, сугыштан алган җәрәхәтләрен җиңеп, 78 ел бер аякта килеш якты тормыш өчен җан атып яшәгән әтиебез, Бөек Ватан сугыш ветераны, өченче дәрәҗә Дан, Ватан  ордены, күпсанлы медальләр кавалеры Габделгани Нәҗипов мәңгелеккә күзләрен йомды. Әтиебез бик яхшы кеше иде, чын мәгънәсендә сугыш каһарманы, яшь буынга үрнәк булып яшәде. Кешеләрне яратты, гел яхшылык эшләү генә булды нияте. Бик теләп әңгәмәләр кора иде, аның дәһшәтле еллар турындагы хатирәләре авылыбыз һәм районыбыз тарихында буыннардан-буыннарга күчәр. Хөкүмәттән, әйләнә-тирәдәгеләрдән риза булып яшәде, бервакытта да үпкә белдермәде. Олы йөрәкле, зур киңәшче һәм ярдәмчел әтиебезне югалту ачысын кичергәндә янәшәбездә район җитәкчелегенең, туганнарыбызның, якыннарыбызның, күршеләребезнең, авылдашларыбызның, дусларыбызның, хезмәттәшләребезнең һәм башка бик күп рәхимле кешеләрнең кайгы уртаклашулары, хәлебезгә керүләре җаннарыбызга җиңеллек бирде, район газетасы-сайты аша һәрбарчагызга да рәхмәтебезне ирештерәбез, кайгы-хәсрәт урап узсын, сау- сәламәт гомер итегез!

Каһарман әтиебезнең караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Нәҗиповлар гаиләсе,

Алан авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту