Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елны нинди киемдә каршыларга?

Киләсе ел стихиясе кыю һәм максатчан характерны күрсәтә. Ә ак төс әхлаклылык һәм акыл белән ассоциацияләнә. Узып баручы елны үткәрү һәм Яңа елны дөрес итеп каршы алу өчен бәйрәмне нинди киемдә каршыларга соң?

Көнчыгыш календаре кагыйдәләре нигезендә, быел йортта байлык һәм тантана рухы булдырырга кирәк. Интерьерга гирляндалар һәм ак, соры яки алтын төстәге бизәкләр ярдәмендә тиешле ямь бирергә кирәк. Ир-атларга һәм гүзәл затларга бәйрәм киемнәре турында алдан ук кайгыртырга, кызларга исә бәйрәм макияжы да, маникюр да уйлап табарга кирәк.

Дөрес сайланган макияж – теләсә-кайсы хатын-кыз өчен бәйрәм образының бик мөһим өлеше. 2020 елда ялтыравык, алтынсу һәм барлык металл төсләр популяр булачак. Исегездә тотыгыз, макияжның билгеле бер кагыйдәләре бар, мәсәлән, я иреннәргә, я күзләргә акцент ясарга кирәк. Сүз уңаеннан, быел макияжда мандарин төсендәге яңа тренд пәйда булды. Маникюрны да бу тенденцияләрне үтәп эшләргә кирәк. Мисал өчен, аксыл көрән төстәге лак кулланып ясалган маникюр бик яхшы вариант булачак. Ә дизайн сыйфатында белгечләр ялтыравыклар, кристалл һәм металл төсмерләрдәге вак пайеткалар тәкъдим итә.

Киләсе кышның иң модалы төсләренә килгәндә, сары һәм куесары төсләр иң популяр булып тора. Мәсәлән, “дарчын” һәм “горчица” төсләре иң матуры булачак. Сүз уңаеннан, сарыга иң яхшы альтернатива - алтын. Алтын һәм көмеш һәрвакыт затлы күренә.

Һәм бу елның иң төп тренды – асимметрияле һәм иңнәре ачык күлмәк.

Тагын төрле блузкалар модада. Иң актуаль деталь булып бант яки киң җиңле “фонарьлар” тора.

Мондый артистик силуэтлар викториан чорындагы күлмәкләргә бик охшаган. Үзенә күрә бу – романтик кәефкә басым ясау. Ак блузка иркен, һәм дулкынлы, шулай ук талиягә сыланган булырга мөмкин. Кызыл, сары, алсу, зәңгәр, яшел, көрән һәм кара төсләрдәге киемнәр актуаль булачак.

Иң отышлы вариант – көмеш төс. Мондый күлмәкләр һәм туникалар металлик тукымадан, ялтыравыклы һәм үтә күренмәле кристаллар белән яхшы күренәчәк.

Ак күсе елында аяк киеменең төсе турында да уйланырга кирәк. Көмеш туфлиләр белән теләсә-кайсы образ кабатланмас булачак. Тик шуны истә тотарга кирәк, аяк киеменә басым ясаганда, төп кием тыйнаграк булырга тиеш. Ә ир-атлар модасына килгәндә, быел ир-атларга сайларлык әйберләр күбрәк. Ир-атлар өчен киләсе елның иң популяр төсләре – соры, кара төсләр булачак. Теләсә-кайсы образ төрле соры төстәге күлмәк белән стильле күренәчәк. Чын джентльменнар һәм классиканы яратучылар «икеле» костюмнар кия алачак: яңа ел символы мондый төгәллекне һәм кыюлыкны бәяләчәк. Классик, сыланган яки туры чалбарлар күлмәкләр, пуловерлар яки свитерлар белән яхшы күренәчәк.

Әмма Яңа елны нинди киемдә каршыласагыз да, иң мөһиме – яхшы кәеф һәм янәшәгездә булган кешеләр.

“Алга” газетасы сайты

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап