Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңалыкларга омтылып

Бүгенге көнебезне машинадан башка күзалдына китереп буламы? Мөгаен, юктыр. Моны районыбызның ДОСААФ оешмасы китергән саннардан да күреп була.

Дөрес, “таҗлы вирус” биредә дә күпмедер эшне туктаткан. Тик шулай да саннарда артык аерма күренми. 2019 елның 9 аенда 172 укучы җиңел машина йөртү таныклыгы алса, быелның шул чорына әлеге сан – 160.

ДОСААФның үткәндәге тарихы бай, бүгенге хезмәте ныклы, ә киләчәге ышанычлы. Үз эшчәнлеген озак еллар алып бару нәтиҗәсендә Балтач оешмасының уку-укыту материаль базасы нык тупланган, замана таләпләренә туры китереп үзләре дә тулыландырып, баетып торалар, республика җитәкчелегенең дә ярдәмен күреп эшлиләр. Элек-электән ДОСААФ район өчен яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, аларны Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерләүдә алыштыргысыз чылбыр булып торды. Бу бүгенге көндә дә шулай, тик, әлбәттә, ДОСААФ диюгә күзалдына машина йөртергә өйрәтә торган мәктәп килеп баса.

Һәр оешманың тырыш хезмәтендә кадрларның һөнәри яктан оста булулары мөһим фактор булып тора. Биредә дә шушы өлкәдә күп еллар эшләгән, тәҗрибәле, белемле укытучылар, мастерлар хезмәт куя. Сүземне өч дистә елдан артык биредә эшләүче Ринат Сәмигуллин һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Рәис Зыятдиновтан башлыйсым килә. Берсе юл йөрү кагыйдәләрен, икенчесе оста итеп машина йөртергә өйрәтүче әлеге укытучылар бүгенге көндә эшләүче бүтән хезмәткәрләргә дә чын үрнәк булып торалар. ДОСААФтагы кайсы гына хезмәткәрне алсаң да, эш стажлары сокландырырлык. Машина йөртергә өйрәтүче мастер Фәрдүс Хөрмәтуллин биредә инде 23нче елын эшли. Раузит Хәбибуллинның эш стажы 18 ел, Альберт Гильмутдиновныкы 13 ел. Укучылар арасында мөслимәләр барлыгын да исәпкә алып, соңгы арада гына коллективка тагын бер мастер алганнар, ул – Рәмзия Гарипова. Бухгалтерлык эшен төгәл алып баручы Гөлфия Закирова, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче Хәлим Хөсәенов, медицина буенча дәресләр алып баручы Рәйсә Михайлович та коллективта дистә елдан артык хезмәт куйган кешеләр. Шул ук вакытта Равилә Фатыйхованы да әйтми кала алмыйм. ДОСААФ җәй, көз айларында ишегалдының шау чәчәктә утыруы белән җәлеп итеп, таң калдырса, кышын һәм язын тәрәзә төбендәге аллы-гөлле гөлләре күзләрне иркәли һәм бу Равилә ханымның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әлеге бердәм, тырыш коллектив белән 10 елдан артык Рафил Фәйзрахманов җитәкчелек итә. Әтисе, шулай ук көчле җитәкче, 42 ел әлеге өлкәдә хезмәт куючы Рафаэль Фәйзрахмановтан дәвам итеп алган хезмәтен Рафил бик булдырып үти. Автомәктәпләренең гел алдынгылар рәтендә йөреп, укучыларга сыйфатлы белем бирер өчен күп тырышлык куя ул.

ДОСААФта укулар ике айдан ике айга елга 6 тапкыр оештырыла. Элегрәк биредә атна уртасында да, атна ахырында да укып була иде. Ә хәзер студентларга һәм башка укучыларына җайлашып, шимбә, якшәмбе көннәренә генә калдырганнар. Ә менә практик өлеш, ягъни машина йөртергә өйрәнү төрле көннәрдә алып барыла. Мәктәп укучыларының дәрестән соңгы вакытларына көйләнеп, мастерлар ике сменада эшли. Машина йөртергә өйрәнүчеләр өчен механика һәм автомат коробкалы машиналар тәкъдим ителә. Ниндиендә телисең, шундыенда йөрисең.

Укуга бәяләр 2014 елдан бирле инде артмаган. Җиңел машина йөртергә өйрәнүчеләр өчен – 30 мең сум, мәктәп укучылары өчен – 25 мең сум, студентлар өчен – 27 мең сум, автобус һәм прицепка – 18әр мең сум, куркыныч йөккә – 5 мең сум. Гел бер урында таптанып торып булмый, дип халыкка яңа хезмәтләр күрсәтә башлаганнар – хәзер трактор һәм квадрациклга да укыталар. Шулай ук кемнәр машина йөртү осталыкларын тагын да арттырасылары килә, өстәмә түләү белән андый мөмкинлек тә каралган. Әлеге күптөрле укытулар өчен оешманың материаль базасы бай дип әйтеп үткән идек. Бүгенге көндә балансларында хәрби комиссариат линиясе буенча укучыларны укытырга 4 берәмлек хәрби техникалары, сигез җиңел машиналары, бер автобус, берәр җиңел һәм йөк прицебы, карт түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларны ярышка йөртә торган бер “Газель”ләре бар. (Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык автомобиль мәктәбе