Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңартылган изге чара

Фәния Рәкыйп кызы Хаҗиева – Балтач гимназиясендә технология фәненнән укыта, хәйран зур казанышларга ия мөгаллимә, укучылары кул эшләренә осталыклары белән үзеннән дә уздыра дисәң дә ул һич кенә дә үпкәләмәячәк, куаначак кына.

Чөнки Фәния ханымның күңеле шундый, нечкә, яхшылыкка омтыла торган. Әнә шул изге күңел пандемиягә кадәр өч ел рәттән Балтач гимназиясендә физик мөмкинлекләре чикле балаларны җыеп, мастер-класслар да үткәрде инде. Быел менә бу файдалы чараны янәдән яңартырга уйладылар, дөрес, гимназиядә түгел, «Хыял» яшьләр үзәгендә.

– Туган көнемдә район мәгариф идарәче җитәкчесе, гимназиянең элекке директоры Ринат Мөхәрләмов шалтыратып, башта туган көнем белән котлады, аннан шушындый бер матур чара уздырып булмас микән, дип сорашты, – ди Фәния ханым. – Әлбәттә, мин моңа бик теләп риза булдым. Шуны гына көткәндәй риза булдым!!! Чөнки күңелем бу очрашуны күптән тели иде, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашасым, сөйләшәсем килде, чөнки беләм, алар гел диярлек өйдә тора, аларга аралашу җитми.

Фәния Рәкыйповнаның язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларга, аларның якыннарына ярдәм итәсе, белгән һөнәрләрен өйрәтәсе килә. Бу урында Балтач үзәк мәчете остаханәсенең диварына язылган канатлы сүзләр искә төште. «Һәр мөселман сәдака бирергә тиеш. Әгәр бирерлеге булмаса, үз куллары белән кәсеп итсен, үзенә дә файда китерер һәм башкаларга да сәдака бирер. Әгәр аны булдыра алмаса, авыр хәлдәге, ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышсын. Әгәр алай да булдыра алмаса, яхшылыкка өндәсен, әгәр аны да булдыра алмаса, начарлыктан тыелсын, менә шул сәдака булыр», диелгән иде анда. Әлеге канатлы сүзләрнең һәрберсе Фәния ханымга туры килә, сәдакасын бирә, кулыннан гөлләр тама, ярдәм итә, яхшылыкка өнди, күңеле игелек тели.

Мәгариф идарәсе методисты  Римма Әшрәпова ярдәме белән, Фәния ханым балаларны җыя, туплый. Балаларның шатланып килүләрен күреп, үзенә үк тә рәхәт булып китә, димәк, бу очрашу юкка түгел. Ә соңыннан ул әти-әниләрдән олау-олау рәхмәтләр ишетәчәк әле. Саф, чиста күңелле балаларның тырыша-тырыша кул эшенә өйрәнүләрен күзәтүе генә дә ни тора! Фәния Рәкыйповна ярдәмгә укучыларын да чакыра, алар бик теләп киләләр, сюрприз-бүләккә бисердан сувенирлар ясыйлар, очрашу вакытында чәй эчәргә пирожныйлар, тортлар да пешерәләр. (Бу урында балалар өчен җан атып эшләгән Фәния Рәкыйповнаның Яңа Салавыч авылы мәчетендә тәүге мәртәбә узган изге Корбан ашына килгән сабыйларга да тәмле пирожныйлар пешереп җибәрүе искә төште.З.Ш.)

Куллары авырдан эшләсә дә, я башка органнары авыру сәбәпле кул эшләре авырдан бирелсә дә, балалар сыкранмый, алар  тырыша-тырмаша остазларыннан ни дә булса отып калырга омтыла, тасмалар белән чигү,  бисердән брелоклар  үрү бигрәкләр дә ошый үзләренә. Гимназиядә Венера Мостафина җитәкчелегендәге сыйныф укучылары музыкаль номерлар да әзерли торган булган, кунак балалар белән биеп-җырлап үткәргән мизгелләрне Фәния Рәкыйповна «Хыял»га җыелган балалар белән очрашкачтын янә искә төшерде. Аннан инде ковид белән бәйле рәвештә очрашулар тыелды, әнә шулай ике ел узып та киткән... Һәм менә 3 июнь –  нәкъ туган көнендә телефонда көтелгән шалтырау...

«Хыял» яшьләр үзәгендә Фәния Хаҗиева балаларга бисердан брелоклар ясата. Бөтен кирәкле әйберләрне алдан әзерли, психологлар бала санын да алдан әйтеп куя.

– «Хыял» яшьләр үзәге миңа бик тә ошады, – ди Фәния Рәкыйповна. – Бәлки гаҗәп тоелыр, әмма минем анда беренче булуым. Анда коллектив искиткеч, ачык йөзле, матур итеп каршы алдылар. Бүлмәләре иркен. Өстәл-урындыклар бик җайлы, такта белән маркер да китереп бирделәр хәтта. Магнитофон да бар. Биредәге егетләрне беренче күрүем, шуңа исемнәрен атап әйталмыйм, мастер-класс өчен барлык шартларны да тудырдылар, шуңа да мин аларга бик рәхмәтле. Рәхәтләнеп чаралар үткәрергә була икән анда, бинасы да иркен, коллективы да күңелгә якын.

Остага ярдәмгә мәгариф идарәсендә эшләүче психологлар да килә. Алар һәр балага ярдәм иткәч, эшне башкарып чыгу да кыенга туры килми. Әниләрне исә шунда ук ял иттергәннәр, балалары бисердән брелок үргәндә Рания Карабицкая джампинг буенча мастер-класс үткәргән. Әниләр бик шат күңел белән кайткан очрашудан. Менә бер әнинең хат-хәбәрен генә тәкъдим итик :

– Бүгенге очрашудан бик күп энергия-адреналин алып кайттык, – дип яза ул. – Көннәр яңгырлы тору сәбәпле, депрессиягә бирелә башлаган идек инде. Ой, ничек шәп! Бик ошады безгә!!! Балаларның шөгыльләре дә күңелле һәм мавыктыргыч булган.Оештыручыларның һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!

Кайбер балалар мастер-класстан кайткач Фәния Рәкыйповна белән янәдән элемтәгә кереп, без дә сезнең түгәрәккә йөрер идек, аласызмы, дигәннәр. Әлбәттә, бик теләп, килегез, дидем, ди рәхимле остаз. Мондый очрашулар тагын булыр әле, алар балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик кирәк.

– Беләсезме?!,– ди әңгәмәдәшем. – Бу очрашуларны үткәргәндә нәрсәгә нык игътибар иттем, мондый чараларга мәктәп укучыларын күбрәк тартырга кирәк икән, чөнки аларның үзләренең дә ярдәм итәргә теләкләре бар, аннан тәрбияви, әхлакый яктан да бик файдалы, үзебез өчен дә, укучыларыбыз өчен дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев