Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңарышка таба

Җирдә тормыш бар икән, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә, алар җитештергән продукциягә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк. Димәк, аларның ел саен көзнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре дә мәңге календарьдан төшмәячәк. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин кабинетында сөйләшә торгач, әнә шундый фәлсәфи уйларга кереп киттек.

- Быелгы бәйрәмне үзгәрәк итеп үткәрергә булдык әле, - ди ул.
Күп дистә еллар эчендә авыл хуҗалыгында нинди генә сынаулар үткәрелмәгән. Идарә системасында да әллә ничә тапкыр исем үзгәртүләр, штат арттырулар яки кыскартулар дисеңме? Идарәдә эшләп чыныгу, тәҗрибә туплап китеп югары постларда үзләрен таныткан алдынгылар бихисап. Төрле елларда район авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче булып эшләгән кешеләрне «Зиләйлә» кафесына чакырганнар быел. Алай гына да түгел, бирегә озак еллар район хуҗалыкларын җитәкләгән, Фирдәвес Нәбиуллин әйтмешли, «Легендар рәисләр»не дә дәшкәннәр.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан кафеда оештырылган бу матур һәм җанлы тантанада район авыл хуҗалыгы идарәсенең беренче җитәкчеләреннән Марс Назыйров, Илдус Нигъмәтуллин, Хәкимулла Сибгатуллин (соңыннан озак еллар «Сорнай» хуҗалыгында җитәкче булып пенсиягә чыга), Дамир Габдрахманов, Фәрит Әхмәтханов, Нургаян Садыйков, Рәшит Шакировның үзара сөйләшер сүзләре күп иде. Чөнки барысы да бер уй - авыл хуҗалыгында эшне алга җибәрү өчен нәрсә эшләп була - әнә шундый уртак фикер белән янган, эшләгән шәхесләр. Әңгәмәгә, заманында үзләре җитәкләгән колхозларның уңышлары белән республика, ил күләмендә мактауларга лаек булган Хәмит Гәрәев, Наил Мөхәммәтгалиев, Сәйдәш Исрафилов, Наил Салихов, Хәсән Борһанов, Петр Чернов та бик теләп кушылалар. Үзләренең эшен, куйган хезмәтләрен онытмауларына сөенүләрен белдерделәр. Авылларда да заманында колхозларда фидакарь хезмәт куйган легендар колхозчыларга да шундый хөрмәт күрсәтелсен иде диделәр.

Кечкенә генә мәкаләдә йөзләгән авыл кешеләрен санап чыгу һич мөмкин түгел. Ә менә эш белән үзләрен күрсәткән кайбер белгечләрне әйтеп китсәк ярыйдыр. Иң элек икътисадчылар турында. Разия Насыйбуллина («Татарстан»), Асия Сәйфетдинова («Яңа тормыш»), Альфред Хәкимов («Труд»), Тәнзилә Гыйльмуллина («Игенче»), Розалия Фазылҗанова («Смәел»), Лидия Габдуллина («Борнак») хуҗалыкларның икътисадый тотрыклылыгын кайгыртып нәтиҗәле хезмәт куялар. Сергей Макаров («Дуслык»), Тәбрис Зәкиуллин («Смәел»), Илдар Гыйләҗев («Труд»), Айдар Әсхәдуллин («Кама») кебек яшь агрономнар, Хәмит Шакиров («Яңа тормыш»), Азат Нәбиев («Смәел»), Геннадий Петров («Дуслык»), Василий Кумаев («Труд») кебек зоотехниклар, Зиннур Әсхәдуллин («Якты юл»), Рафил Зәкиев («Кама»), Рифкать Камалетдинов («Игенче»), Радик Мардян («Яңа тормыш») кебек өметле инженерлар булганда авыл хуҗалыгының гел үсешкә, яңарышка барачагына шик юк.

Тиешле эш шартлары, мөмкинлек тудырганда, әйбәт түләү булганда районыбыз авылларында мул продукция җитештерүгә сәләтле игенчеләребез, терлекчеләребез яши. Моны «Зиләйлә» кафесындагы очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да кат-кат искәртте.

Рәсемдә: район Сабан туенда быел да авыл хуҗалыгы алдынгыларына урын мәйдан түрендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250