Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яфраклардан прическа ясый беләсеңме?(+фото)

«Наз» үзәге лекотекасында белгечләр Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Хуҗабикәләр» дигән мини-очрашу  үткәрделәр.

Чара башында белгечләр көзге кәеф, яраткан аш-су, күңел күтәренкелеге турында әңгәмә үткәрделәр. Чараның төп этабы ике өлештән торды: төсле кәгазь ярдәмендә 
«прическа» ясарга һәм тәкъдим ителгән ингредиентлардан салат әзерләргә. 
Катнашучылар ике биремне дә "бик яхшы" билгесенә үтәделәр. Яшь 
чәчтарашларның прическалары кәефне күтәрә торган булып, бик матур килеп 
чыкты. Жюри салатларны "тәмләп" карап бәяләде. Барлык катнашучылар да 
дипломнар һәм кечкенә бүләкләр алдылар, дип хәбәр итәләр “Наз” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев