Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгул авылында Шәриповлар гаиләсендә алтын туй (фото)

Шәрипов Илсур Шәрип улы белән Хәтимә Гарифулла кызының иңгә-иң куеп - гаилә корып яши башлаганнарына 50 ел булды.

Алар икесе дә Яңгул авылында туган. Кечкенәдән үк берсе-берсен белеп күршеләр булып яшәгәннәр. Илсур абый бик яшьли әтисез кала, сугыш арты елларының бөтен авырлыгын күреп үсә. Бөтен гомерен туган авылында механизатор булып эшләүгә багышлый, шуннан лаеклы ялга китә. Хәтимә апа да гомер буе мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыга.

Тормышларын тулыландырып 2малай,1кыз алып кайталар. Балалары да үзләре кебек ачык йөзле, ярдәмчел, тырыш булып үсәләр. Һәрберсе гаилә корып, әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр. Бүгенге көндә Илсур абый белән Хәтимә апа олы уллары гаиләсендә кадер-хөрмәттә тигез гомер кичерәләр.

Өлкәннәр көне уңаеннан Юбилярларны котларга Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Яңгул авыл җирлеге башлыгы бардылар. Җылы теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250